Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Әлмәттән тыл хезмәтчәне Мәврүрә апага – 90 яшь

Яңа Кәшер авылында яшәүче Мәврүрә Нурмөхәммәт кызы Шәймәрданова 10 февральдә 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ул Әлмәт районының Гөлбакча авылында 1925 елында күп балалы гаиләдә дөньяга килә. Тормыш иптәше белән 63 ел бергә гомер кичереп, биш балага: дүрт ул һәм бер кызга гомер бүләк иткәннәр. Ул Әлмәт үзәк район шифаханәсендә башта санитарка, аннары пешекче була.

Мәврүрә Нурмөхәммәт кызын юбилейлы туган көне белән котларга социаль яклау идарәсе, сәламәтлек саклау идарәсе һәм ветераннар советы вәкилләре, медицина көллияте студентлары, Әлмәт район үзәк шифаханәсе җитәкчелеге һәм ветераннар советыннан вәкилләр килде. Җылы тәбрикләү сүзләре һәм изге теләкләр белән беррәттән юбиляр Россия Президенты Владимир Путинның Котлау телеграммасын, шулай ук Әлмәт муниципаль районы башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән истәлекле адрес һәм бүләкләр дә кабул итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса