Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Әлмәтлеләр ветеранның фотосын түләүсез бастыра ала

Татарстанлылар “Үлемсез полк” акциясенә әзерләнә башлады. Теләге булган һәркем үз җирлегендә урнашкан күпфункцияле үзәккә барып, Җиңү көненә багышланган “Үлемсез полк” парадында катнашу өчен Бөек Ватан сугышы катнашучысының фотосын түләүсез бастыра ала.

Моның өчен ветеранның теләсә нинди форматтагы фотосы, исем-фамилиясе, туган һәм үлгән вакыты турындагы мәгълүмат кирәк булачак. Эшкәртелгән фото А4 форматында ясалачак.

Агымдагы елда күпфункцияле үзәкләргә әлеге хезмәтне башкару өчен 700 дән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Узган ел бу хезмәтне сорап мөрәҗәгать иткән кешеләргә гаилә архивыннан фотоларны яңадан тапшырырга кирәкми.  

Фотолар үзәкләр базасында саклана һәм кабат мөрәҗәгать иткәндә шунан алып бастырылачак.

"Баннерны ясау өчен алдан мөрәҗәгать итү яхшырак, чөнки фоторәсемнәр республиканың барлык күпфункцияле үзәкләрендә кабул ителсдә дә, Казанда гына бастырыла. Әзер фотобаннерларны эшкәртү һәм китерү өчен вакыт кирәк», - дип сөйләде Татарстан Республикасында күпфункцияле дәүләт бюджет учреждениесенең Әлмәт бүлеге начальнигы Илдар Мусин.


Өстәвенә, быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгы билгеләп үтелә, “Үлемсез полк”та катнашырга теләүчеләр дә күбрәк булыр, димәк, күпфункцияле үзәкләргә мөрәҗәгатьләр саны да артачак.
Узган ел 2 меңнән артык кеше мөрәҗәгать иткән булган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса