Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Әлмәтле велосипедта Севастопольгә кадәр юл үтәчәк

Әлмәттә яшәүче Наталья Батаева белән Бөгелмәдән спортчы Мария Коковенкова Бөек Ватан сугышы хакындагы истәлекне яңарту максатыннан илебез юллары буйлап велосипедта узачаклар.

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы якынлашкан көннәрдә, 1 апрельдә «Сугыш көйдергән яшьлек» патриотик веломарафоны старт ала. Маршрут Әлмәттән башланып, Лениногорск, Самара, Саратов, Энгельс, Волгоград, Ставрополь, Краснодар, Новороссийск, Анапа, Керчь, Феодосия, Судак, Ялта, Евпатория аша узачак һәм Севастопольгә кадәр җитәчәк. Финиш шунда була.
Веломарафонны оештыручы һәм анда катнашучы Наталья Батаева сүзләренә караганда, алар марафонга узган елның җәеннән үк әзерләнә башлаганнар. Кызганычка каршы, аларга кушылырга теләк белдерүчеләр генә аз булган. Шулай булмый ни: кызларга бит 3000 км юл үтәргә туры киләчәк.
Велосипедчылар юлда 45 көн булачаклар. Уникаль сәяхәт 5 майда төгәлләнәчәк. Герой-шәһәр Севастопольдә Татарстан спортчыларын тантаналы төстә кабул итү көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса