Әлмәт таңнары

Әлмәт ветераннарына медаль тапшыру дәвам итә

Бу көннәрдә шәһәрдә һәм районда сугыш ветераннарына Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап чыгарылган юбилей медальләрен тапшыру бара. "Әлмәтнефть" нефть-газ чыгару идарәсе дә ветераннарын чираттагы тапкыр "Юность" ял һәм сәламәтләндерү лагерена җыеп, бәйрәм ясады.

Менә тагын табигатькә яз килде. Яз айларын аеруча Бөек Ватан сугышы чоры авырлыгын, кайгы-хәсрәтен үз җилкәләрендә тойганнар көтеп ала. Җиңүле майны, 1941 елның 22 июньне кемнәр генә хәтерләми икән. Сугыш халык күңеленә, тарихка җимерек шәһәр-авыллар, концлагерьларда уздырган газаплы көннәр, хатыннарны тол, балаларны ятим калдырган кайгылы хәбәрле өчпочмаклы хатлар, тылда Җиңүне якынайту өчен ачлы-туклы көнне төнгә ялгап эшләүләр, фронтта пуля яңгыры астыннан ничек исән чыгуыларына һаман да ышанып бетмәгән көннәре белән кереп калды.

- Сезнең батырлыгыгыз алдында рәхмәт сүзләре белән башыбызны иябез, - диде "Әлмәтнефть"нең сугыш каһарманнарын котларга килгән район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин. - Сез безгә тынычлык, зәңгәр күк йөзе бүләк иттегез. Районда 4 меңнән артык сугыш ветераны яши. Кызганыч, безгә якты тормыш бүләк итүчеләрнең сафы елдан-ел кими бара. Без аларның берсен дә онытырга тиеш түгел. Игътибар 9 Майда гына түгел, һәркөнне булсын иде. Бүген сезгә "Әлмәтнефть" идарәсе искиткеч бүләк ясады - элеккеге хезмәттәшләрне очраштырды. Барчагызны да якынлашып килүче Җиңү бәйрәме белән!

Әлмәт районы комиссары, полковник Ришат Сабиров та әлеге изге теләкләргә кушылды. Күпне күргән, утны-суны кичкән ветераннар яшьләргә үрнәк, үсеп килүче буынга хәрби-патриотик тәрбия бирүдә өлешләре зур. Ришат Сабиров билгеләп үткәнчә, ветераннар үрнәгендә тәрбияләнеп, инде бүген армия сафларында хезмт итүче егетләр йөзгә кызыллык китерми.

Сугыштан соңгы елларда да ветераннарга шактый тир түгәргә туры килә: илне аякка бастырырга, эш урыннарында фидакарьлек күрсәтергә кирәк. Кемдер авылларында төпләнеп авыл хуҗалыгын күтәрсә, икенчеләр нефтьче һөнәрен сайлый. "Әлмәтнефть" идарәсендә хезмәт куйган сугыш батырларының да саны кими бара. Бүген идарәдәге 1640 пенсионерның 17 се сугышта катнашучы, 145 е тыл батыры, 36 сы толлар. Идарә начальнигы Миргазиян Таҗиев чыгышыннан аңлашылганча, алар ялгызлары түгел, предприятиеләре өлкәннәрен онытмый. Быел гына да өлкәннәр катнашында күпме чара оештырылган, аларның барлык үтенечләре канәгатьләндерелгән, ветераннарның фатирларына ремонт ясалган, һәммәсе торак белән тәэмин ителгән. Болардан тыш идарә районда һәм шәһәрдәге 10 һәйкәлне төзекләндергән.

- Сезнең куллар белән күпме скважина борауланды, КНС, ДНСлар төзелде, 600 миллион тоннадан артык кара алтын табылды. Исемнәрегез алтын хәрефләр белән идарәнең "Дан китабы"на кертелде. Җиңүегез өчен, фидакарь хезмәтегез өчен зур рәхмәт сезгә, - диде Миргазиян Зәкиевич та.

Сүз уңаенда шуны да билгеләп үтәсе килә, нефтьчеләр сугыш ветераннарына Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан зур бүләк ясаган. "Әлмәтнефть" идарәсенең ветераннар оешмасы рәисе Анатолий Бочкарев белдергәнчә, "Татнефть" ААҖ генераль директоры Наил Маганов карары белән сугышта катнашкан нефтьчеләргә 50 шәр мең, толларга 20 мең, тыл хезмәтчәннәренә 5 әр мең сум күләмендә акчалата премияләр бүленгән. Моннан тыш әлмәтнефтьлеләргә азык-төлек тутырылган каплар да өләшенгән.

Юбилей медале тапшыру тантанасына 60 ветеран килгән иде. Авырлык белән йөрүче һәм урында ятучы өлкәннәргә ул өйләренә барып тапшырылган. Ә унлап кешегә хөкүмәт бүләге шәһәркүләм чарада бирелде.

Реклама

Әлбәттә, медаль алучылар саны тагын да күбрәк булыр иде. Әмма сугыш беркемне дә аямады. Җиңү, Ватан хакына илнең 27 миллион кешесе корбан китте. Фронтка алынган 18 меңнән артык әлмәтленең яртысы туган якларына әйләнеп кайта алмады. Алар бер минут тынлык белән искә алынды. Ә залда утыручы ветераннарга Татарстанның һәм калабызның мәшһүр җырчы-биючеләре чыгышлары бәйрәм бүләге булып яңгырады. Дәртле көйләргә чыгып биюче апалар да булды. Аларның һәрберсенең теләге бер - "бер үк сугыш кына чыга күрмәсен, тормыш матур, тамак тук, өс бөтен, кадерен белеп яшәргә кирәк!"

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Фәүзия Мостафина:

- Мин Нәдердә туып-үстем. Сугыш башланганда 13 яшьлек кыз идем. Ул дәһшәтле көн әле дә хәтердә. Без Әлмәт Сабантуена киткән идек. Сугыш хәбәре таралгач, бәйрәм шатлыгы юкка чыкты. Әтиләрне беренче көнне үк фронтка алдылар. Әтине озаткач без, балалар капка башына менеп утырдык та, әти кайтмыйча төшмибез дидек. Әтидән нибары берничәгенә хат килде. Соңысында ул яраландым, Ленинград госпиталенә эләктем дип язган иде. Шуннан соң элемтә өзелде, аның хәбәрсез югалганлыгы турында гына хат килде. Әни дүрт бала белән калды. Төпчегебез әти сугышка китеп ике ай узгач туды. Безнең балачак булмады. Зурлар белән эшләдек. Хәтта урман кисәргә дә җитбәрделәр. "Әлмәтнефть" идарәсенә 1958 елда килеп эшкә урнаштым. Йортлар идарәсендә йөк төяүче булып эшләдем. Рәхмәт, безне онытмыйлар, предприятиенең игътибарын тоеп яшибез.

Зәйтүнә Галәветдинова:

  • - Мин сугыш елларында туган авылым Кәшердә эшләдем. Сугыш безнең гаиләне җимерде. Ирем Мөхлис белән нибары берничә көн торып калдык. Ул сугыштан әйләнеп кайтмады. Аның төсе булып сугыш елларында дөньяга килгән кызым калды. Бала туганны хәбәр итәргә өлгердем. Аннан хат килү туктады. Хәбәрсез югалды, диделәр. Гомер буе авыр эшләрдә эшләдем. Нишлисең инде, язмышың шундый булгач. Бүгенге очрашуга бик шат. Безне элеккеге хезмәттәшләр белән тагын бер кат очраштырганнары өчен зур рәхмәт җитәкчелеккә.

Ислам Әхтәмов:

  • Сугышта безнең абый башын салды. Мине 1944 елда алган иделәр. Әмма Саратов өлкәсендә өйрәнүләрдән соң май аенда Польшага килеп җиткәндә сугыш бетте. Шулай итеп, мин утка кермәдем. Армиядә сигез ел хезмәт иттем. Шул китүдән 1952 елның көзендә генә өйгә кайттым. Сугыш чорында 600 грамм ипи бирәләр иде. Шулай булса да, күңелдә начарлык, җиңел тормыш эзләү булмады. Армиядә радитехник идем. Минем белгечлегем "Әлмәтнефть" идарәсендә ярап куйды. 48 ел эшләгәннән соң гына лаеклы ялга чыктым.

Габбас Гатауллин:

- Безнең Салкын Чишмә авылыннан да бик күп кеше китте сугышка. Күбесе әйләнеп кайтмады. Бер гаиләдән өчәр ир-ат һәлак булучылар да бар иде. Сугышта безнең абый катнашты. Ул фронттан бер аяксыз булып кайтты. Икенче аягы да тынгылык бирмәде. 1948 елда 24 яшендә арабыздан мәңгелеккә китеп барды. Сугыш еллары авырлыгын аңлатып бетерерлек түгел. Сөйләве дә җиңел түгел. Без башкармаган бер эш калмады. "Әлмәтнефть"кә 1957 елда нефть чыгару опреаторы булып эшкә урнашкан идем. Лаеклы ялга киткәнче шунда эшләдем. 70 ел вакыт узса да, беренче Җиңү язы онытылмый. Кемдер күз яшьләре белән көлә, шатлана, кемдер үксеп-үксеп елый. Шундый кадерле, зарыгып көтелгән булды ул 9 май.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: