Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Әлмәт мәктәпләрендә Җиңүнең 70 еллыгына багышланган дәресләр уздырылачак

Росия мәгариф һәм фән министрлыгы илнең барлык мәктәпләрендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган дәрес уздыру тәкъдиме белән чыкты.

Әлеге дәресне 1-4 сыйныфларда үткәргәндә, уен формаларына өстенлек бирелергә, урта сыйныфларда исә танып белү һәм гамәли күнегүләргә басым ясалырга тиеш.

Шулай ук Хәрби дан урыннарына экскурсияләр, походлар оештырылачак, ветераннар белән очрашулар, иҗади бәйгеләр һәм хәрби-спорт уеннары уздырылачак. Җиңүнең 70 еллыгына багышланган дәресләрдән тыш, Бөек Ватан сугышының немец гаскәрләрен Сталинград янында тар-мар итү, Ленинградны блокададан азат итү кебек истәлекле даталарына, вакыйгаларга багышланган "Россиянең хәрби көннәре"н уздыру да планлаштырыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса