Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Исламгәрәй ага Җиңүне Польшада каршылаган

28 апрельдә республика лидеры Рөстәм Миңнеханов Татарстанның төрле районнарыннан килгән 17 ветеранга һәм тыл хезмәтчәненә "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгы" медален тапшырды. Шулай ук республиканың күренекле кешеләренә фидакарь хезмәтләре өчен Россия Федерациясе һәм Татарстанның дәүләт бүләкләре бирелде. Барлыгы 62 кеше Президент кулыннан бүләкләр алды.

Татарстанда ветераннарга хөрмәт күрсәтелә Бу хакта әлмәтлеләр дә гел искәртеп тора.

- Без, ветераннар даими игътибар тоябыз, җитәкчелеккә зур рәхмәт, - диде сугыш ветераны Исламгәрәй Гатинович Әхтәмов та.

Арабыздан киткәннәр дә онытылмый. Сугыш каһарманнарының батырлыгы мәңгелек. Республика халкы фронтта гына түгел, тылда көнне төнгә ялгап эшләп, җиңүгә зур өлеш кертте. 186 татарстанлы, шул исәптән Әлмәттән Мотыйк Әхмәдуллин, Никита Токарликов Советлар Союзы Герое исеменә лаек булды. 1941-1945 еллардагы зур сынау чорында якташларыбыз фидакарьлек, Ватанга мәхәббәт һәм хезмәтсөючәнлек үрнәкләрен күрсәттеләр.

Исламгәрәй Әхтәмовкә быел 13 ноябрьдә 88 яшь тула. Тугызынчы дистәгә якынлашса да, ул еллар һаман да хәтердән җуелмый.

- Сугыш елларында фидакарьләрчә эшләми мөмкин түгел иде, һәрберебез өлкәннәр дә, балалар да, үсмерләр дә җиңү хакында хыялландык, тизрәк сугыш бетсен иде дип ару-талуны белми, авырлыкка түзеп эшләдек, - дип хатирәләрен яңартты ветеран.

Сугыш башлану турындагы хәбәр бөтен хыялларны җимерә. Норлатка Сабантуйга абыйларына ияреп барган 13 яшьлек Исламгәрәйдә дә бәйрәм шатлыгы бер мизгелдә юкка чыга. Туган авылы Кара Күлдән күпме кешене фронтка озаталар алар. Тик барысына да туган туфракка әйләнеп кайту насыйп булмый. Әхтәмовлар гаиләсеннән дә сугышның беренче көннәреннән үк фронтка алынган олы уллары Сәетгәрәй мәңгегә яу кырында ятып кала.

Колхоз эше тулысы белән хатын-кызлар, өлкән яшьтәгеләр, үсмерләр җилкәсенә күчә. Үсмерләрнең тизрәк сугышка барып абыйлары, әтиләре, туганнары гомерләре өчен дошманнан үч аласы килә, әлбәттә. Әмма яшь җиткәнче алар батырлыкларын хезмәттә күрсәтергә тиеш була. Сөрү, чәчү, атта эшләү, урман кисү, утын ташу - Исламгәрәй ага боларның һәммәсен дә башкара.

Ниһаять, 17 яше дә тула. 1944 елның октябрь аенда авылдан өч егетне район үзәгенә озаталар. Биредә аларны башка авыллардан җыелган егетләр белән бергә вагоннарга утыртып Саратовка җибәрәләр.

- Татищево станциясендә безне землянкаларга урнаштырдылар. Әле дә күз алдында тора - 25 кешегә бер мич иде. Шунда бер-беребезгә сыенып җылына идек. Юешләнгән аяк чолгавычларын аска җәеп ятып, тән җылысына киптердек. Безгә көненә 600 грамм ипи бирәләр иде. Аның исеме генә ипи иде. Чөнки ул бәрәңге һәм башка әйберләр кушып пешерелгән ризык иде. Япь-яшь кешегә 600 грамм ипи нәрсә инде ул? - ачлык әнә шулай үзәкләренә үткән бу чор кешеләренең. Исламгәрәй ага билгеләп үткәнчә, шушындый шартларда яшәргә туры килсә дә, күңелдә бер-береңә карата начар уйлар, урлашу булмаган.

Танк ротасында өйрәнү тәмамланганда апрель ае да җитә. Егетләрне яңа киемнәр киендереп, берничәсенә кече сержант исеме биреп, кайсын Ерак Көнчыгышка, икенчеләрен Көнбатышка озаталар. Кече сержант Әхтәмов төркеме Польшага барып төшә. Аларга сугышка керергә туры килми. Җиңү хәбәрен Польшада ишетәләр. Ләкин әле бу өйгә кайтырга ярый дигән сүз булмый. Исламгәрәй Әхтәмов туган җиренә шул китүеннән сигез елдан соң гына аяк баса.

Әлмәткә ул 1953 елда килә. Польшада узган радиотелеграфистлар әзерләү курсы файдага гына була, аны "Татнефть"нең Әлмәт радио элемтәсе конторасына эшкә алалар. Һәр чорның үз авырлыгы дигәндәй, ишеп яуган яңгыр астында да, буранда да, пычракларда да скважиналарга юл тотарга туры килә. Сугыш елларындагы кыенлыкларда чыныккан, сабырлыкка өйрәнгән электромонтер социалистик ярышларда җиңү яулый, фидакарьлеге, рационализаторлык идеяләренең күплеге белән хезмәттәшләренең дә, җитәкчелекнең дә ихтирамын казана. Лаеклы ялга чыккач та, 18 ел эшли әле ул. Нефтькә 48 ел гомерен багышланган ветеранның күкрәген "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларында Германияне җиңгән өчен", "Совет армиясенә һәм флотына 30 ел", Җиңү бәйрәме уңаеннан 1975, 1985, 1995, 2005 елларда чыгарылган юбилей медальләре, "Почет билгесе", "Хезмәт Кызыл Байрагы" орденнары һәм башкалар бизи. Быел әлеге бүләкләргә тагын бер кадерлесе өстәлде. Бөек Җиңүнең 70 еллыгына чыгарылган юбилей медален аңа тантаналы шартларда район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин һәм "Әлмәтнефть" идарәсе начальнигы Миргазиян Таҗиев тапшырды.

- 9 Майны дулкынланып көтеп алабыз, - диде сугыш ветераны Исламгәрәй Гатинович. - Җиңү хисе күңелдә әле дә 1945 еллардагы сыман. Армиядә булган хезмәттәшләр белән ара өзелми. Ел саен бер-беребезне Җиңү бәйрәме белән котлыйбыз. Бәйрәм белән сезне дә, әлмәтлеләр!

Ирина Апачаева

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса