Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Ираида Коршуновага медальне Президент үзе тапшырды

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казанда Кремльдә сугыш ветераннарына "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 70 ел" юбилей медальләрен тапшырды. Илледән артык ветеран арасында Әлмәттән Ираида Коршунова да бар иде.

Без Ираида Коршунова белән әлеге тантананың икенче көнендә - якшәмбе үк очраштык. Тыл батырының тәэсирләре Әлмәткә кайткач та бетмәгән.

- Безне зурлап каршыладылар. Кремль эче могҗизага тиң иде. Солдатлар әйләнә-тирәли тезелгән. Безгә хезмәт күрсәтүче персоналның күплеге дә күзгә ташланды. Президент Ватанны саклаучылар көне белән котлады һәм матур теләкләр җиткерде. Ә инде медаль тапшырганда һәрберебез белән аерым-аерым күреште. Бик дулкынландыргыч мизгел булды ул. Аннан соң безне Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына алып киттеләр. Нәҗип Җиһановның "Җәлил" опера-поэмасын да шулкадәр тетрәндергеч итеп күрсәттеләр, - диде Ираида Александровна.

Орден-медальләре күп булса да, ветераннар өчен аларның һәммәсе бик кадерле. Сугыш белән бәйле һәрбер бүләк дәһшәтле еллардагы тиңсез батырлык хакында сөйли. Быел табигатькә 70 нче тапкыр Җиңүле яз аяк баса. Җиде дистә ел гомер. Әмма 1945 елның 9 мае сугыш авырлыгын үз җилкәсендә тойган, инде йөзгә якынлашып килгән ветераннарның хәтерендә бүген дә аермачык.

- Җиңү көнен дә, 1941 нең 22 июнен дә онытырга мөмкинме соң?!- диде әңгәмәдәшебез дә. - Сугыш башланган елны мин Минзәләр районының Иске Матвеевка мәктәбен тәмамладым. Ул чакта мәктәп җидееллык иде.

Укуны дәвам итәргә теләп Минзәлә урта мәктәбенә юл тоттым, педучилищеда стипендия, эшче карточкалары бирүләрен белгәч, документларны шунда бирергә булдым. Авылда радио ише нәрсә юк иде. Авыл Советы рәисе сугыш башлануын өйдән-өйгә йөреп хәбәр итте һәм халык митингка җыелды. Аннан фронтка озатулар башланды. Миңа ул чакта 14 яшь иде.

Сугыш яшькә карамый. Беренче көннәр генә булса да, һәркем аның тизрәк бетүен, илдә кабат тынычлык урнашуын тели. Үсмерләр дә, өлкән яшьтәгеләр дә әнә шул теләк белән колхоз кырларында, станок артларында көнне төнгә ялгап эшли. Ираиданы атлы ашлык сугу җайланмасына билгелиләр. Зур тизлектә әйләндерелгән барабанга көлтәне бертуктаусыз салып торырга кирәк. Игътибарны һич кенә дә киметергә ярамый. Юкса кулсыз калуыңны көт тә тор. Балалар чыдый, бары тик сугыш кына бетсен, әтиләре, абыйлары тизрәк әйләнеп кайтсын.

Инде хыялы белән хушлашырга өлгергән Ираиданы сентябрь азагында авыл Советына чакыртып алалар. "Безгә укытучылар кирәк" - әнә шундый хәер-фатыйха алып кыз Минзәләгә юл тота. Ял көннәрендә 25 километр араны җәяү узып, авылка кайтканнан соң булачак мөгаллимәне амбар, колхоз эшләре көтеп тора. 1944 елда укуын тәмамлаган кызны туган авылына укытучы итеп җибәрәләр. Бу вакытка Матвеевка район үзәгенә әйләнеп, мәктәп тә сигезъеллык итеп үзгәртелә.

- Җиңү елын, 1945 не каршылаганыбыз әле дә истән чыкмый, - дип күз яшьләре белән хәтерен яңарты Ираида Александровна. - Чыршыны үзебез кәгазь, картоннан уенчыклар ясап бизәдек. Ә менә укучыларга бирергә бернинди бүләгебез юк. Аптырагача, без, укытучылар, колхоз рәисенә киттек. Ул безгә ике пот он язып җибәрде. Онны алып кайтып укытучылар, техничкалар кечкенә генә кабартмалар пешердек һәм каплар ясап, кабартмаларны шунда салып балаларга бүләк ясадык. Аларның әлеге кабартманы алгач, зур-зур кабып түгел, чеметеп кенә алып, һәр валчыгына кадәр кадерләп, озаклап чәйнәп ашаулары һаман да күз алдында тора. Миша Киреев дигән укучым бар иде. Ул мәктәпкә малларны кышкылыкка керткәч кенә йөрде. Ә язын кабат көтүгә китә иде. Тишек киез итектән, иске, әллә ничә ямаулы озын фуфайкадан килер иде, мескенкәем. Үзе яхшы укый иде.

1945 ел, 9 май. Ираиданы әтисе уята һәм шатлыклы хәбәр җиткерә - Җиңү. Урамга нинди киемнән чыгып йөгергәнен дә сизми кыз. Бөтен халык урамда, кем елый, кем җырлый, кем шатлыктан нишләргә белми - Җиңү көне әнә шулай хәтергә уелып калган.

Сугыштан соң Ираида Коршунова кияүгә чыга, читтән торып Алабугадагы укытучылар институтын тәмамлый. Әлмәткә алар 1963 елда килеп төпләнә. Башта эшче яшьләр мәктәбендә укыта, 12 нче мәктәптә завуч була. Яңа, 15 нче мәктәп төзелгәч, ул бирегә үзенең эксперименталь сыйныфы белән күчә. Талантлы укытучыга шәһәрнең методик берләшмәсен, завучлар, рус теле укытучылары өчен семинарлар уздыруны йөклиләр. Җәмәгать эшләрен дә күп башкарырга туры килә. Мәгариф тармагында 40 еллык стажы булган халык мәгарифе отличнигының фидакарьлеген бүләкләренең күплеге дә сөйли.

Лаеклы ялга чыгып бераз вакыт узгач, Ираида Александрова янәдән җәмәгать эшенә чума. Ветераннарның эш-мәшәкатьләре белән янып-көеп йөрүенә дә чирек гасыр. Шуның 12 елында ул ветераннар советының тыл хезмәтчәннәре белән эшләү буенча комиссиясенә җитәкчелек итә. Йөрәген иң әрнеткәне - өлкәннәрнең, тыл хезмәтчәннәренең эш урыннарсыз калулары. Аларны предприятиеләргә беркетү җиңел булмый. Чаң суга торгач, ниһаять, территориаль иҗтимагый Советларга беркетү мөмкин була. Бүген шәһәрдә шундый 1290 пенсионер исәпләнә.

- Тыл хезмәтчәннәренең стажлары зур булса да, пенсияләре бик аз. Сугыш елларында бит хезмәт көне өчен эшләнде. Аннан соң сугыш чоры балаларының да игътибардан читтә калуына йөрәк әрни. Без 1932 елда һәм аңа кадәр туганнарны исәпкә алдык. Алардан яшьрәкләргә бернинди игътибар юк. Ә бит аларда өлкәннәр һәм үзләреннән бераз зуррак балалар белән тырышты, эшләде, авыр елларны җилкәләрендә күтәрде. Әйтерсең лә, Җиңү алар яныннан узган. Бу мәсьәләне ничек тә булса чишәргә иде, - дип офтанды Ираида Александровна.

Ирина Апачаева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса