«Ипине төштә дә күрмәдек»
Дәһшәтле мәңге онытылмас сугыш еллары минем балачагыма туры килде, тылдагы халык өчен көннәр дә караңгы төнгә әйләнде, бәгырьләргә уелып калды.
Сугыш газабының күпме кайгы-хәсрәтләр, югалтулар һәм күңел яраларын китерүе санап бетергесез. Ватан азатлыгы өчен яуда һәлак булганнарның исәбен бүгенге көнгә кадәр тәгаен генә әйтә алмыйлар, саннар төрле.
Әтием 1941 елның җәйге матур чорында – Сабантуй көннәрендә сугышка алына. Без – 4 бала, авыру әби һәм әниебез җилкәсенә калдык. Сеңлеләремнең берсенә 5, икенчесенә 1 яшь тә тулмаган, үземә 7 яшь иде. Бичара әни 11 яшьлек абыйны үзенә ярдәмгә алып, «уфалла» арбасы белән урманнан чыбык (аны утын дип әйтеп тә булмый) ташыды. Кием-салым юк, йортыбыз иске, җылы тормый. Урманы да ерак, кышлар да бик салкын килде. Төнге якта кырдан салам да алып кайтып, мичкә ягалар иде. Аның җылысы күпмегә генә баргандыр. Караңгы төшүгә, лампага ут элдерәбез. Керосины бетсә, чырагач яндырабыз. Тәрәзәләрдә яктылык булырга тиеш түгел, палас каплыйбыз - таләп шундый. Төннәрен самолет тавышлары ишеткәндә куркышып, бер-беребезгә сыенышып утыра идек. Ул елларда бүреләр дә күп булды. Алар авылга килеп, малларны ашап китәләр, төне буе безне куркытып, улап чыгалар иде.
1942 ел кышында әбиебез вафат булды. Үзе авыру булса да безгә күз-колак, әнигә олы ярдәмче булган әбисез калдык. Хезмәт хакы юк, барысы да фронт өчен дип эшли. Әниләр һәм әбиләр кичләрен җыелып, оекбаш бәйлиләр, фашистларга ләгънәт укыйлар, моң-зарларын сөйләп утыралар. Без моңсуланып, аларны тыңлыйбыз. Миңа укырга керер вакыт җитте. Кияргә юк, аякта – тиз туза торган чабата. Китап-дәфтәр һәм ручка турында сөйлисе дә юк. Язу карасын да корымнан ясарга туры килде. Әле анысын да ясый белергә кирәк. Шулай интегеп, михнәтләр белән укып йөргәндә, әтиебез көчле контузия алып, сугыштан кайтып төште. Ворошиловград дигән шәһәр госпиталендә яткан. Ул көн безнең өчен зур сөенечкә әйләнде. Чөнки без газиз әткәебезне күрә алдык. Әтиебез белән язу аша гына сөйләшә алсак та дөньябыз түгәрәкләнде.
Ләкин язмыш дигәнең безгә тагын бер сынау әзерләп торган икән, бер ел урында ятып, 38 яшендә әниебез авырып, үлеп китте. Афәтле сугыш еллары нәтиҗәсе. Ачлык-ялангачлык үзенекен эшләде. Күңелебез кителде, дөньябыз җимерелде.
Ныклык каян килгәндер, сынмадык, сыгылмадык, кырда, басуда көчебез җиткәнчә эшләп йөрдек. Хәсрәтләрне сабыр гына үткәреп җибәрә алдык.
Рәхмәт төшкере, үзенә 40 яшь кенә булса да, әтиебез көчле рухлы, акыллы иде. Бер генә тапкыр да безгә тавыш күтәрмәде. 12 ел өйләнми йөрде. 68 яшендә гүр иясе булды. Авыр туфрагы җиңел, урыны оҗмахта булсын.
Аллага шөкер, без – балалар бүгенге көндә барыбыз да исән-сау, тыныч кына гомер кичерәбез.
Газаплы елларны искә алам да, гаҗәпләнеп куям. Без бит ипине төштә дә күрмәдек. Җәйгә чыксак, абый белән әрәмәдән капчык белән үлән җыеп алып кайтып, шуны аш итеп пешерә идек. Ул ризык тамак туклыгы түгел, җан асрау өчен генә булды. Ничек яшәгәнбездер, белмим. Әниебез хәер-фатихасы белән Аллаһы ярдәм иткәндер.
Нәсимә Алиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа