Реклама
Зур бәйрәм уңаеннан Әлмәттә 16 000 агач утырту каралган, дип хәбәр итте район башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин.
11000 агачны юл кырыйларына утыртачаклар, 5 000 ен - йорт тирәсендәге мәйданнарга.
Шулай ук "Татнефть" "Шәмсенур" чишмәсен төзекләндерүне үз канаты астына алачак. Алар Бигәш урамын, Тукай һәйкәлен реконструкцяиләүне дә үз өсләренә алачак. 25 апрель көнне "Агач утырту көне" булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа