Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Бу йортларда ветераннар яши

Узган атнада район ветераннар советы инициативасы һәм «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Магановның финанс ярдәме белән авыл җирлекләрендә Бөек Ватан сугышы ветераннары яшәгән йортларга исемле алтакталар урнаштыру башланды.

Акцияне үткәрүдә шулай ук Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов, «СМП-Нефтегаз» АҖ генераль директоры киңәшчесе Фоат Комаров һәм Тәхаветдиновлар гаиләсе дә зур ярдәм күрсәтте. Авыл җирлекләрендә барлыгы 15, шәһәрдә 45 шундый алтакта урнаштырылачак.

Әлмәт муниципаль районының ветераннар советы рәисе Василий Самойлов болай дип ассызыклады: «Ветераннарның яшәү урыннарын күрсәтеп торучы алтакталар урнаштыру бик мөһим эш. Беренчедән, бу яшьләргә хәрби-патриотик тәрбия бирүгә булышлык итә. Дәһшәтле сугышның тарихи нечкәлекләрен анда катнашкан кешеләрнең үзләреннән ишетү мөмкинлеге булганда, моннан файдаланып калырга кирәк. Алтакталар ярдәмендә педагоглар һәм балалар Ватаныбызны фашист илбасарларыннан саклаган геройларның кайда яшәгәнен төгәл белә алачак. Илебез бәйсезлеге өчен аяусыз көрәшкән солдатларның батырлыгы гасырлардан-гасырларга күчәргә тиеш. Икенчедән, мондый күрсәткеч язулар ветераннарга ярдәм итәргә теләүчеләр һәм волонтерлар өчен яхшы ориентир булачак. Дөрес, бу эшне башлап җибәрүчеләр без түгел. Совет власте чорында да сугыш хәрәкәтләрендә катнашучылар яшәгән авылларның кыр капкасына йолдыз урнаштырылган, шәһәрдә алтакталар беркетелгән. Әмма билгеләр бөтен җирдә дә куелмаган. Без бу эшне дәвам иттерергә һәм бер үк вакытта иске алтакталарны яңартырга булдык». Ул шулай ук фашист Германиясенә каршы сугыштан исән-имин кайтып, 80 нче елларда вафат булган һәм бер туганнары да калмаган 15 ветеранның ташландык каберен торгызу эше башлануын да хәбәр итте. Бер генә солдат та онытылырга тиеш түгел, диде ул.

Алтакталарның берсен Рус Акташында Николай Волков яши торган йортка урнаштырдылар. Ул 1922 елда туган, Кызыл Армия сафларында фидакарь хезмәте өчен «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «Батырлык өчен», «Совет Заполярьесын саклаган өчен», «Японияне җиңгән өчен» медальләре һәм II дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән. Николай Иванович сугышларда каһарманлык үрнәкләре күрсәтә. Аны разведка ротасына тәкъдим итәләр. Каты бәрелешләрдә берничә тапкыр яралана һәм Германиянең капитуляцияләвен госпитальдә чагында ишетә. Әмма тыныч тормышка бары тик 1945 елның сентябрендә, безнең гаскәрләр япон сугышында җиңгәннән соң гына әйләнеп кайта.

Алтакта урнаштыру чарасы җирле Мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән ветеран өчен оештырылган тантаналы концертка әйләнде. Николай Волков артистларны үзенең шулай ук батыр улы белән бергә каршы алды, Улының да күкрәге тулы медаль, әмма әфган сугышында күрсәткән

батырлыклары өчен. Аларга хөрмәт йөзеннән чарага күп кенә күршеләре дә килгән иде.

Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесенең авыл җирлекләре белән эшләү буенча урынбасары Олег Шабалин Ватан сакчылары династиясен сәламләп: «Бүген арабызда булган һәр ветеран – безнең өчен легенда, дәһшәтле сугыш һәм сугыштан соңгы илне хәрабәләрдән торгызу елларының тере шаһиты. Җир йөзендәге тынычлык – сезнең казаныш, Николай Иванович. 20 яшьләр чамасында, әмма бөтен күкрәгегезне медальләр бизәгән сурәтегезгә карап, сезнең чын-чыннан чыдамлык, кыюлык һәм Ватанга мәхәббәт үрнәге булуыгызны аңлыйсың. Сезнең алда түбәнчелек белән баш иябез», - дип ассызыклады.

Рус Акташы авыл җирлеге башлыгы Сергей Белоногов үз авылларында шундый ветеран яшәве һәм бүгенге көндә аның исән-имин булуы белән горурлануларын белдерде. Аңа инде 98 яшь, әмма ул нык әле. Николай Иванович сугышны башыннан азагына хәтле үтүе өстенә, улын да герой итеп тәрбияли алган. Солдат һәм разведчикның исеме мәңгеләштерелергә тиеш.

Рус Акташының ветераннар советы рәисе Наилә Хәирова, беренче чиратта, Бөек Ватан сугышы ветеранының балаларына Николай Ивановичны карап-тәрбияләп торулары өчен рәхмәт белдерде, шулай ук район ветераннары белән эшләгәне өчен Василий Ивановичка да рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Красноармейка микрорайонында II дәрәҗә Ватан сугышы ордены, Жуков, «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында фидакарь хезмәт өчен», «1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен», «Беларусь Республикасын немец-фашист илбасарларыннан азат итүгә 70 ел» медальләре белән бүләкләнгән Габдулла Төхвәтуллин йортында исемле алтакта урнаштырдылар. Хөрмәтләү чарасы биредә дә тантаналы төстә узды. Истәлекле планшетны аккордеон авазлары һәм сугыш чоры җырлары астында беркеттеләр. Күршеләре дә Габдулла Төхвәтуллинны җылы сүзләр белән сәламләде һәм рәхмәтләрен җиткерде. Кәләй авыл җирлеге башлыгы Вадим Воронин ветеранга тыныч күк йөзе өчен рәхмәт әйтте. «Габдулла Хөббәтулович – чын герой һәм бик яхшы кеше. Кунакларны һәрвакыт елмаеп каршы ала. Бөек Ватан сугышы каһарманнары гасырларда яшәргә тиеш», - дип ассызыклады ул.

Әлмәт ветераннар советы Бөек Ватан сугышында катнашучылар белән ел әйләнәсе эш алып бара. Бер генә бәйрәм дә, бер генә истәлекле көн дә аларның игътибарыннан читтә калмый. Хезмәткәрләр ветераннар янына даими барып, аларны тәбрикләп, кирәк булганда ярдәм итеп торалар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса