Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Бүген Әлмәттә сугыш ветераннарына фатир ачкычлары тапшырыла

Әлмәттә бүген 19 Бөек Ватан сугышы ветераны «Көнбатыш капка» микрорайонындагы тугыз катлы йорттан яңа фатир ачкычлары алачак, дип хәбәр итә шәһәр башлыгының матбугат хезмәте.

Йорт соңгы технологияләр буенча төзелгән, җылыту системасына индивидуаль счетчиклар куелган. Подъездларда хәрәкәт датчиклары булган фонарьлар эленгән. Лифтлар-пандуслар җиһазландырылган.
Ветераннардан кала, йорттан 40 ятим бала, социаль ипотека буенча 36 бюджет өлкәсе һәм шәһәр предприятиесе хезмәткәре фатир алачак. 61 фатирны тузган йортларда яшәүчеләргә тәкъдим итәчәкләр.
Йортны ачу тантанасына ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның килүе көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса