Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

«Безнең Җиңү көне» җыр марафонына Түбән Новгород кушылды

Бүген Түбән Новгород өлкәсе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «Безнең Җиңү көне» акциясенә кушылды.

Әлеге акциянең инициаторы -  РФ Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппараты. 
Түбән Новгородта җырны  академик һәм джаз музыкантлары, фольклор һәм поп-җырчылар башкарды.

Алар арасында губерна хоры вокалистлары һәм «Голос. Дети» проектында катнашучылар, А.С.Пушкин исемендәге Түбән Новгород дәүләт опера һәм балет театры солистлары Виктор Ряузов, Татьяна Гарькушова, Александр Зубаренков, Түбән Новгород губерна оркестры солистлары Дмитрий Зубарев, Татьяна Волкова, Дмитрий Маресев, Түбән Новгородның «Любава» халык җыры муниципаль ансамбле, Идел буе округының РФ милли гвардия гаскәрләре җыр һәм бию ансамбленең вокаль төркеме бар.

«Безнең Җиңү көне» акциясендә Мордовия, Марий Эл, Удмуртия, Башкортстан, Татарстан республикалары һәм Самара өлкәсе катнашты.
 Түбән Новгород өлкәсе эстафетаны Пермь краена тапшырачак.

 Идел буе федераль округы җырчылары һәм хорлары үз туган телләрендә композитор Давид Тухманов шагыйрь Владимир Харитонов сүзләренә иҗат иткән «Җиңү көне» җырын башкара.

Республика һәм өлкә иҗат коллективларының җырлары җирле телеканаллар һәм радиостанцияләрдә 25 апрельдән 8 майга кадәр трансляцияләнәчәк. 
Һәр көнне акциягә яңа төбәк кушылачак. 9 Майда исә «Җиңү көне» җыры марафонда катнашкан барлык музыкаль коллективлар башкаруында яңгыраячак.

Барлык телләрдә яңгыраган җырларны #песнипобедыПФО һәм #нашденьпобеды хэштеглары буенча социаль челтәрләрдә табарга мөмкин мөмкин.

Фото: РФ Президентының Идел буе федераль округындагывәкаләтле вәкиллекнең матбугат хезмәте

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса