Әлмәт таңнары

8 май көнне Үзәк паркта зур тамаша!

«Татнефть» ААҖ профсоюз комитеты сугыш ветераннарын, тыл хезмәтчәннәрен, сугыш толларын Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы белән тәбрик итә һәм 8 май көнне Татарстан нефтенә 60 ел исемендәге шәһәр паркына Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган бәйрәм чараларына чакыра.

Программада:

12.00 - 12.30 - Татарстанның нефть шәһәрләреннән 10 тынлы оркестрның Ленин урамы буйлап шествиесе («Татнефть» бинасыннан алып Ленин мәйданына кадәр)

12.00 - 13.00 - ветераннар һәм чарада катнашучыларның паркта очрашуы. Паркка керү урыннарында биш җирдә «Землянкалар» урнаштырылган. Шәһәр паркына төп керү юлында тынлы оркестрлар уйный, «Кыр кухнясы» эшли.

Шәһәр паркының үзәк мәйданында тематик мәйданчыклар күргәзмәсе оештырыла, костюмнар киеп фотога төшәргә була, рәссамнар, «Тере скульптуралар» эшли, техник иҗат модельләренең күрсәтмә чыгышлары, буфетлар һәм «Кыр кухнясы» эшли.

Бию мәйданчыгында ретро-музыка, иҗат-сәнгать эшләре күргәзмәсе.

Үзәк сәхнәдә:

Реклама

13.00 - 13.30 - Ачу тантанасы.

13.30 - 15.30 - Концерт программасы белән сәхнәләштерелгән тамаша (профессиональ артистлар, Идел буе халыклары һәм предприятиеләр коллективлары чыгышы).

19.00 - 21.00 - Әлмәт драма театры артистлары башкаруында "Җиңү героикасы һәм мелодикасы" проекты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-канале Татмедиа


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: