Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

«Сугышны Ташкентта ишеттем»

Сугыш кемнәрне кайларда гына куып тотмаган. Аның башлануы турындагы куркыныч хәбәрне Мәркәз абый Каюмов 11 яшендә Ташкент вокзалында ишетә.

Аларның гаиләсе Төрекмәнстанның Чарджоу, хәзерге Туркменабад шәһәреннән Карабашка ялга кайта торган була.

- Минем әти Карабашныкы иде. Анда әбиләрдә берәр атна торгач, әтине сугышка алдылар. Әти хәрби кеше, командир иде. Печмән (Письмянка, Лениногорск районы) хәрби комиссариаты чакырып алды да, шул китүдән әти кайтмады. Әни, абый, мин Карабашта калдык. Әтинең элеккеге хезмәт урыныннан, тиз арада килеп җит, дип, 2-3 телеграмма килде. Әти инде ул вакытта сугышка киткән иде. Әни бу хакта военкоматтан белешмә алып телеграмма сукты. Әти Суслонгерда сугышка китәсе солдатларны өйрәткән. Анда күпме булгандыр, «Миңа хат язмый торыгыз, адреслар билгеле булгач үзем сезгә хәбәр итәрмен. Мин өйрәткән солдатлар белән фронтка китәм» дип язды да, шуннан башка хәбәре килмәде. Бары тик «Хәбәрсез югалды» дигән язу гына килде.

Ә минем инәй Габдрахманныкы иде. Әби берүзе генә. Шуннан соң без Габдрахманга, әби янына кайттык. Шуграк булганмындыр инде. Бишенче класска кү-чеп бер атна укыгач, укытучы мине куып өйгә кайтарып җибәрде. Шатланып кайтып киттем. Әни яңадан илткән иде, мине ФЗОга җибәрәбез диделәр. Мин анда бармадым. Бер колагым ишетми иде. Шулай итеп колхозда эшли башладым. Ширәмәткә урман кисәргә дә йөрдем, колхозда нинди эш бар - барысын да эшләдем. Ширәмәткә көз көне китә идек тә, язын кайта идек.

1928 елгы абыем 1946 елда, иртәгә 1 Май бәйрәме дигән көнне авырып үлде. Беләкләр дә ныгымаган килеш хуҗалыкта, колхозда эшләгәндә «их, әти булса иде» дия идем. Сугыштан кайтканнарның кайберләре безнең ише әтисезләрне бик мыскыл итәләр иде.

Бөгелмәдә 6 ай комбайнчыга укыдым. Аннан МТСка җибәрделәр. Минем инде ул вакытта 2 балам бар иде. Мине яшьсенеп гел иске комбайн бирделәр. Шуннан мин МТСтан киттем дә, нефтьчеләргә эшкә кердем. Анда эшләп йөргәндә, МТСны ташлап киткәнгә суд ясап, Бөгелмәгә 6 айга төрмәгә утырттылар. Кайткач, әзрәк колхозда эшләдем. Иптәшләр оператор булып киткәч, нефтьчеләргә китеп, 24 ел оператор булып эшләдем. Аннан 6 ел заводта. Пенсиягә чыккач, 80 яшемә кадәр колхозда төрле эшләрдә эшләдем.

Төрмәгә утыртканда шушы өй тыкрыкта бура иде. Әтинең энесе Карабаштан килеп, кешеләр яллап булышты. Гомер буе әтилеләргә кызыгып яшәлде инде. Бик кимсендерә иде. Әнинең ике энесе дә сугыштан кайтмады. Бер-ике ел элек әтинең кайда үлеп, кайда күмелгәнен оныгым эзләтеп тапты.

- Әтиегезне көттегезме?

- Ничек көтмисең инде. Әни карчык та гомер буе көтте. Хәбәрсез югалу ул бит әле үлде дигән сүз түгел. Көттек инде, көттек. Әле бит сугыш беткәннән соң да күпме кеше кайтты. Урамнан хәрби киемле кеше үтсә дә, безнеке түгелме икән дип, йөгереп чыгып карый идем.

Бүгенгедән бик канәгать инде. Пенсияне күп итеп бирәләр. Ашарга җаның ни тели шул бар. Балалар ярдәм итеп тора. Безнең кебек картларны карарга кешеләр бар. Авылыбыз да бер дигән. Шәфәгатькә рәхмәт, җәннәт ясады авылны. Сугышлар гына була күрмәсен.

Мәркәз абый белән Асия апа 5 бала үстерәләр. Бер-берсенә терәк, ышаныч булып, тыныч тормышка, балалар, оныклар бәхетенә сөенеп яшиләр.

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса