Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Җиңү көненә әзерлек һәйкәлләрдән башлана

9 Май - һәркем өчен истәлекле һәм көтеп алынган бәйрәм.

Пандемия әлеге халыкчан чараны оештыру форматын үзгәртергә мәҗбүр итсә дә, аның асылында ветераннарга кадер-хөрмәт күрсәтү, данлыклы елларны искә алу урын алган.

Район башлыгы Тимур Нагуманов сүзләренә караганда, быел Әлмәт җирлегендә трибуналар төзү форматыннан китәргә булганнар. Бәйрәм Ленин мәйданыннан Яшьләр үзәгенә кадәр узачак. Халыкны бер урында күпләп җыю күздә тотылмый, төрле мәйданчыкларда оештырырга уйлыйбыз, диде район башлыгы. Шулай да «Үлемсез полк» акциясе булачак.

Шәһәрдә һәм авылларда Җиңү көненә әзерлек елдагыча һәйкәл һәм мемориалларны төзекләндерүдән башланган. Район башкарма комитетының авыл җирлекләре социаль инфраструктурасы үсеше бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, әлеге изге урыннарга аерым игътибар бирелә.

Апрель безгә бик күп кояшлы көннәр бүләк итәргә өлгерде, шуңа күрә, аерым күрсәтмәләр һәм традицион өмәләрне көтеп тормыйча, авыл җирлекләре истәлекле урыннарны һәм каберлекләрне төзекләндерү эшләрен актив рәвештә башлап җибәргән.

Җиңүнең 76 еллыгы уңа-еннан быел «Татнефть» программасы кысаларында сугыштан исән-имин кайтып, соңрак вафат булган сугыш ветераннарының каберлекләрен төзекләндерү буенча зур эш алып барылганлыгы да билгеле булды. Бу турыда район ветераннар советы рәисе Василий Самойлов хәбәр итте. Балалары, туган-тумачалары бөтенләй булмаган ветераннарның каберлекләре турында сүз бара, дип аңлатты Василий Иванович. Ташландык хәлгә килгән мондый каберлекләр Әлмәт җирлегендә 17. Һәрберсенә дә ветеранның исем-фамилиясе һәм әтисенең исеме язылган плитә урнаштырылачак, диде ветераннар советы рәисе. Ул шулай ук «Татнефть» компаниясенең, «СМП-Нефтегаз» АҖ һәм Тәхаветдиновлар гаиләсенең ярдәме белән сугыш ветераннары яшәгән йортларда 60 лап элмә такта куелуын да бәян итеп узды.

- Элмә такталар йортларда сугыш ветераннары яшәгә-нен, аларның батырлыгы турында һәрдаим белгертеп, хәтерләтеп тора. 36 авыл җирлегендә дә мемориаль стенд урнаштырылган. Анда сугышта исән калганнарның исемлеге урын алды. Мемориаль такталарны һәм комплексларны ачу пан-демия чорында да дәвам иттерелде, - дип искә төшерде Василий Самойлов.

Узган елның истәлекле вакыйгасы реконструкциядән соң «Мәңгелек ут» хәтер мемориалын ачу булгандыр, мөгаен. Шул рәвешле Әлмәттә тагын бер тарихи яңалык дөнья күрде - Мәңгелек ут янындагы гранит плитәләрдә 21 меңнән артык Бөек Ватан сугышында катнашучының исемнәре мәңгеләштерелде. Алар арасында шәһәр һәм районнан фронтка алынучылар, шулай ук сугыш тәмамланганнан соң Әлмәткә нефть башкаласын төзү, нефть чыгару өчен килгән ветераннар - үз тормышларын шәһәребезне төзүгә һәм үстерүгә багышлаган кешеләр бар.

Районда һәйкәлләрне, стелаларны яңарту эшләренең күбесе исә узган юбилейлы елга планлаштырылган булган. Мисал өчен, Багряж-Никольск авыл җирлегендә нефтьчеләр тырышлыгы белән ремонттан соң һәйкәл ачылган булса, быел әлеге җирлеккә караган Дальняя Ивановкада һәйкәл ачылыр дип көтелә. Нефтьчеләр белән берлектә бу уңайдан эш алып барылуы турында авыл җирлеге башлыгы Никита Новиков хәбәр итте. Күп кенә авыл җирлекләрендә стелаларны һәм һәйкәлләрне депутатлар, спонсорлар, нефтьчеләр һәм актив кешеләр ярдәме белән ремонтлау һәм буяу эшләре дәвам итә. Аппаково авыл җирлегенә караган Илтән-Бутада да һәйкәл яңартылырга тиеш. Шулай, халык авылдашларының исемен мәңгеләштерү, киләчәк буыннарга истәлек калдыру нияте белән янып яши. Иң мөһиме - һәйкәлләр караулы һәм кадерле булсын.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса