Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркында Совет солдатына һәйкәл ачылышында катнашты

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Җиңү паркындагы Совет сугышчысына һәйкәл ачылышында катнашкан.

«Хөрмәтле сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәре! Совет Армиясенең немец-фашистларын Бөек Җиңүенең 75 еллыгы белән тәбриклим. Без бүген совет солдатына һәйкәл ачабыз», — дип сәламләләгән Президент.
 Һәйкәл образына  1945 елның 30 апрелендә  Рейхстаг түбәсенә Кызыл Байракны кадаган татар улы Гази Заһитов сайланган.

«Бу һәйкәл Бөек Ватан сугышы фронтларда көрәшкән барлык татарстанлылар өчен. Сугышка киткән 700 мең кешенең һәр икенче кешесе Ватан өчен көрәштә һәлак булган. Алар турында хәтер йөрәкләрдә мәңге сакланачак!» — дигән Рөстәм Миңнеханов.

Тантанада  Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов онлайн форматта катнашты.

Биредә «Гази Заһитов исемен онытмыйк» дигән сүзләр кертелгән, Җиңү көненә багышланган җырны Рөстәм Асаев башкарган.

Тантанада Совет сугышчылары истәлегенә бер минут тынлык игълан ителде. 

Рәсми затлар яңа 9,5 метр биеклектәге һәйкәлгә чәчәкләр салган. Соңыннан «День Победы» җырын башкарылган.

Чарада шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Алексей Песошин һәм Казан мэры Илсур Метшин катнашкан.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса