Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Ульяновскида өч буын артист «День Победы» җырын башкарды

Ульяновск өлкәсе Идел буе федераль округында үткәрелә торган марафонга кушылды. Өч буын артист, яшь вокалчылардан алып танылган җырчыларга кадәр Давид Тухманов белән Владимир Харитонов иҗат иткән «День Победы» җырын башкарды.

Акциядә «Волга» дәүләт җыр һәм бию ансамбле, «Волонтеры Победы» иҗтимагый хәрәкәте әгъзалары, Ульяновск дәүләт педагогика университеты студентлары һәм «Соловушка» Россиянең атказанган халык иҗаты коллективы катнашты.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган «День Победы» җырын төбәкләрнең дәүләт телләрендә башкару марафоны Россия Президентының Идел буе федераль округындагы вәкаләтле вәкиле аппараты тарафыннан оештырылды. Композицияне Мордовия, Марий Эл, Удмуртия, Башкортстан, Самара өлкәсе, Татарстан, Түбән Новгород өлкәсе, Пермь крае һәм Саратов өлкәсе артистлары башкарды инде. Хәзер Ульяновск өлкәсе эстафетаны Пенза өлкәсенә тапшыра.

Марафонда катнашучыларның җырлары радиостанцияләр эфирында да яңгыраячак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса