Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Монумент яңартылды

Дошман белән аяусыз көрәштә башларын салган һәм сугыштан кайткач, тыныч тормышта гүр иясе булган якташлар хөрмәтенә урнаштырылган һәйкәлләргә эз суынмый.

Бүген Әлмәт районында алар саны 92. «Татнефть» компаниясе ярдәме белән Мәңгелек ут янында урнашкан монумент быел тулысынча яңартылды. Хәзер биредә гранит плитәләргә 21 меңнән артык сугышта катнашучының исемнәре уеп язылган. Исемлеккә Әлмәт һәм Акташ хәрби комиссариатларыннан сугышка чакырылучылар, шулай ук сугыштан соң илебезнең башка төбәкләреннән Әлмәткә күченеп килүчеләр кертелгән.

Компания авыл җирлекләрендәге һәйкәлләрне яңартуга да өлеш кертә. Хәзерге вакытта 35 объектта капиталь ремонт эшләре төгәлләнеп килә.

Ленинград блокадасы өзелгән көндә районда аеруча мөһим проектка старт бирелде. Сугыштан кайтып, туган якларында бакыйлыкка күчкәннәрнең исемнәре мәңгеләштерелә башлады. Мемориаль стендлар ветераннар советы тарафыннан грант акчаларына гамәлгә ашырыла һәм 36 авыл җирлегендә урнаштырыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса