Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Әлмәт ветеранын Җиңү көне белән хәрби оркестр котлады

Бүген Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан Росгвардиянең "Ветеран йорты янында парад" акциясе кысаларында Вера Муралева котлаулар һәм рәхмәт сүзләре кабул итте.

Сугыш һәм хезмәт ветеранын котларга Росгвардиянең ТР буенча идарәсе хезмәткәрләре һәм Россия Эчке эшләр министрлыгының Идел буе округы Казан махсус полкының хәрби оркестры килде. Тәбрикләүләргә Җиңү волонтерлары һәм күршеләре дә кушылды.

Вера Васильевнага  "1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 75 ел" юбилей медале һәм бүләкләр тапшырылды.

Махсус аның өчен оркестр Бөек Ватан сугышына һәм Җиңүгә багышланган танылган музыкаль композицияләр башкарды.

95 яшьлек Вера Муралева хәрби бәрелешләрне үзе күреп белә...

Сугыш башланганда яшь кыз колхозда эшләгән. 1943 елның февралендә үз теләге белән фронтка киткән.
Зенит-артиллерия гаскәрләренә эләгеп, ул сугыш дәһшәтләрен кичергән, полкташлар һәм фронт дусларын югалту ачысын татыган.

Вера Муралева каты сугышларда Будапешт шәһәрен азат итүчеләр  сафында була. 
Фронттагы батырлыклары өчен аны "Будапештны алган өчен", "Германияне җиңгән өчен" медальләре белән бүләкләгәннәр.

Сугыштан соң Вера Васильевна берникадәр вакыт Львовта яши. Җиңүдән соң биш ел үткәч, кияүгә чыга һәм ире белән Әлмәткә күченеп килә. 

Биредә ул Росгвардиядә эшләгән һәм аның ветераны булып тора.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса