Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Җиңү бакчасы – тормыш бакчасы

Әлмәт районы 9000 төп агач утыртуны күздә тоткан патриотик акциягә кушылды.

Чара Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Аның кысаларында һәлак булган сугышчылар истәлегенә агач үсентеләре утыртылачак. «Җиңү бакчасы» - халыкара акция. Татарстанда ул ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан хуплау тапты. Безнең шәһәрдә аны экология һәм табигатьтән файдалану департаменты һәм Әлмәт урманчылыгы хезмәткәрләре гамәлгә ашыра.

Сугыш елларында Әлмәт һәм Акташ хәрби комиссариатларыннан 18 меңнән артык кеше яуга озатыла. Солдатларның яртысыннан артыгына гына сугыштан исән-имин әйләнеп кайту насыйп була. Безнең районга сугыштан соңгы чорда күп кенә ветераннар һәм тыл хезмәтчәннәре дә күченеп килә. Ничек кенә булмасын, аларның һәркайсы Ватаныбыз азатлыгы хакына, киләчәк буыннар бәхете, тыныч күк йөзе өчен үз-үзен аямыйча көрәшкән кешеләр. Әлеге изге акциянең мәгънәсе нәкъ менә шунда: күпләр өчен агач – тормыш символы.

Экология һәм табигатьтән файдалану департаментының бүлек начальнигы Дарья Орлова сүзләренә караганда, «Җиңү бакчасы» - һәлак булган сугышчыларны искә алу гына түгел, ә районның урман ресурсларын арттыруны, экологик вәзгыятьне яхшыртуны да күздә тоткан изге гамәл. Әлмәттә 9000 төп ылыслы агач үсентесе утырту планлаштырыла. Шушы көннәрдә экологлар көче белән 5000 яшь чыршы һәм нарат Поташная Поляна урманчылыгының Болгар-2 авылыннан ерак булмаган территориясенә утыртылды. Ул 1,2 гектар мәйдан били. Моннан тыш, үсентеләрнең бер өлеше авыл җирлекләренә өләшенгән. Өлгеррәкләр аларны утыртулары турында хисап та биргән инде.

 

Марсель Мостафин, Тайсуган авыл җирлеге башлыгы:

Былтыр без нефтьчеләр булышлыгы белән элек каты көнкүреш калдыклары түгү полигоны булган урынны рекультивацияләгән идек. Экологлар биргән яшь наратларны нәкъ менә шунда утырттык. Үсентеләрне утыртуда волонтерлар төркемнәре зур эш башкарды, алар арасында мәгариф өлкәсе хезмәткәрләре дә бар. Билгеле, эш барышында бөтен куркынычсызлык чаралары исәпкә алынды: һәркем битлектән эшләде, социаль дистанция сакланды. Минемчә, мондый акцияләр – берьюлы берничә функция башкара торган мөһим чара. Бу – Бөек Ватан сугышында катнашучыларны искә алу белән беррәттән табигатькә ярдәм дә. Моннан тыш, үсентеләр рекультивациядән соң әлеге территориягә ямь кертте.

Вадим Воронин, Кәләй авыл җирлеге башлыгы:

– Без «Җиңү бакчасы» акциясенә бик теләп кушылдык. Беренчедән, Җиңүнең 75 еллыгы хөрмәтенә. Икенче сәбәп - төзекләндерү. Авылыбызның тышкы күренеше – Әлмәт районының йөзе. Аның аша башка шәһәрләр һәм авыл җирлекләрендә яшәүчеләр үтеп йөри. Әлбәттә, безгә бу яктан, әйтик, Н.Е. Токарликов исемендәге ацкионерлык җәмгыяте зур ярдәм күрсәтә. Ә башкарма комитет, район башлыгы Тимур Нагуманов һәм «Татнефтедор» булышлыгы белән бездә яхшы юл барлыкка килде. Аларга зур рәхмәт. Авыл халкы үзе дә тик ятмый. Бөтен чүпне дә җыештырып бетереп булмый анысы, тик һәр кеше инициатива күрсәтеп, бер генә агач утыртса да, бу уңай үзгәрешләргә таба зур адым булачак. Тагын бер плюс – яшь буынны хезмәткә җәлеп итү, эшкә өйрәтү. Кызганычка каршы, еш кына яшьләр көрәккә кайсы яктан тотынырга икәнлеген дә белми - мондый акцияләр аларны гаджетлардан аеру өчен яхшы мөмкинлек булып тора. «Җиңү бакчасы» кысаларында без мәктәп территориясен дә тәртипкә керттек. Биредә безнең волонтерлар (авыл кешеләре, мәктәп хезмәткәрләре) иске агачларны һәм чүп-чарны җыештырдылар, җимеш бирә торган 20 агач: алма, слива һәм груша утырттылар. Шулай ук экология департаментыннан алынган чыршыларны да утырттык - әкренләп парк зонасы булдырабыз. Аңа Кәләй авылында туып-үскән Советлар Союзы Герое Никита Токарликов исеме биреләчәк.

Равил Юнысов, Түбән Абдул авыл җирлеге башлыгы:

– Түбән Абдул авылы янындагы иске чүплеккә рекультивация ясап, аның урынына 500 төп нарат утырттык. Болар барысы да «Җиңү бакчасы» акциясе кысаларында эшләнде. Бу - Бөек Ватан сугышында катнашкан сугышчыларыбызны искә алу билгесе. Ә икенче яктан алганда, мондый чаралар экологияне яхшырта. Авылда һәм авыл тирәсендә агачлар утырту зур әһәмияткә ия – алар һаваны чистартырга һәм территориянең тышкы кыяфәтен яхшы якка үзгәртергә ярдәм итә.

Таня ШАМБЕР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса