Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Бөек Җиңү бәйрәменә Әлмәт урамнарын бизәделәр

Әлмәт урамнары шәһәр службалары тарафыннан үзгә бизәлеш алды.

Ленин урамы-Төзүчеләр проспекты боҗрасында «Мәңгелек ут» конструкциясе урнаштырылды, «Каракүз» скверын, Ленин урамын флаг конструкцияләре, баннерлар белән бизәделәр.

 Яшьләр үзәге каршында, Чехов-Ленин киселешендә дә бәйрәм чагылыш тапты. Төзүчеләр проспектыннан алып Чехов урамына кадәр тавыш көчәйткеч система урнаштырылды. Барлыгы 48 колонкадан урамнарга Җиңү көненә багышланган җырлар яңгырый.

  Драмтеатр бинасы артында Геройлар истәлегенә мәйданчык булдырылып, анда «Җиңү» арт-объектлары куелды. Ул сугыш геройлары белән таныштыруны үз эченә ала.

Әлмәтнең 5 легендар шәхесе: Никита Токарликов, Мотыйк Әхмәдуллин, Корбан Темиргалиев, Гарафетдин Салахетдинов, Михаил Алаевларның хәрби батырлыклары, сугыштан соңгы тормышлары белән танышырга була.

Шунда ук герой-шәһәрләргә багышланган 13 конструкция, «Җиңүнең бөек маршаллары»на багышланган 14 арт-объект та урын алган.

Фото:https://almetyevsk.tatarstan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса