Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Әлмәт ветеранын Җиңү көне белән котладылар

9 Май көнне "Фронт бригадасы" ветераннарны Бөек Җиңү белән котлауларны дәвам итә.

Бүген беренчеләрдән булып Мөзәяна Хәмәтдинова тәбрикләүләр кабул итте.
Ул үзе теләп фронтка китә. Украина фронтында хезмәт итә. 

Аэродромда самолетларны ягулык белән тәэмин итә, аларны очышка әзерли.1943 елның көзендә аны Ерак Көнчыгыш фронтындагы аэродром ротасына күчерәләр. Җиңү көнен Мөзәяна апа Сахалинда каршылый. Шуннан соң ул Япон сугышында катнаша.  1946 елда демобилизацияләнә.

Мөзәяна Хәмәтдинова Ватан сугышы ордены һәм юбилей медальләре белән бүләкләнгән.

Сугыштан соң Сахалинда калып, ул кияүгә чыга. 1963 елда алар гаиләсе белән Әлмәткә күченеп килә. 
Гомеренең 15 елын Мөзәяна Хәмәтдинова  Әлмәт төзелеш техникумында китапханәче булып эшләүгә багышлый. Шуннан лаеклы ялга чыга.   

Тормыш иптәше белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә аның 6 оныгы һәм 6 оныкчыгы бар. 
Ә "Фронт бригада"сы ветераннарны котлауларын дәвам итә. Беркем дә игътибарсыз калмаячак, ди алар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса