Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә – 76 ел

Әлмәт ветераннары яшәгән йорт каршында концерт оештырдылар

Үзизоляция шартларында ветераннарны котлау быел яңача уздырыла.

Кичә Бөек Ватан сугышы ветераны Фәтхелислам Фәтхетдинов 100 яшьлек юбилеен, икенче сугыш ветераны Егор Маврин үзенең 97 яшьлек туган көнен билгеләп үтте.

Уңай булмаган вәзгыять шартларында ветераннарны котлау тантанасы алар яшәгән йорт ишегалдында узды. Махсус алар өчен концерт программасы оештырылды.

Район башлыгы Тимур Нагуманов ветераннарны котлап, якыннары аша аларга Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан медальләр һәм бүләкләр тапшырды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса