Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Язгы кыр эшләренә әзер

Татарстан районнарында узган тикшерү шуны күрсәтә.

Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, 6-15 апрель аралыгында Татарстанның агросәнәгать комплексы предприятиеләрендә язгы кыр эшләренә әзерлекне үзара тикшерү узды.

Составына министр урынбасарлары, бүлек начальниклары, авыл хуҗалыгы белгечләре кергән комиссия һәр районда булып, һәрбер эре хуҗалыкның торышын тикшерде. Күпчелегендә чәчүлек агрегатлары әзерлеге, тракторларның техник күзәтү узганлыгы билгеле булды. Белгечләр

фикеренчә, һава торышы әйбәт булганда чәчү кампаниясен 10-12 көндә тәмамларга мөмкин булачак.

Әлмәт районы авыл хуҗалыгы оешмаларына килгәндә, бүген район хуҗалыкларында теркәлгән 380 берәмлек трактор, 80 йөк машинасы, 26 чәчүлек һәм 27 агулау комплексы, 110 туфрак эшкәртү агрегаты исәпләнә. Алар иске булса да, эшкә ярамаслык түгел, һәрхәлдә, техник күзәтү узып, басуга чыгарга рөхсәтле булган.

Хуҗалыклар "Памяти Кунакбаева", "Тантана"сортлы көзге арыш, "Башкирское-10", "Экада-109", "Белгородский-100" сортлы арпа, "Никольский" сортлы карабодай игеп үрчетергә җыена.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса