Язгы кыр эшләренә Мәскәү ярдәм итәчәк
Татарстанда чәчү эшләренә федераль үзәк 584 млн 900 сум бүлеп бирә.
Әлеге финанслар республикага килеп ирешкән инде. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматларынча, кыр мәйданнары зурлыгына карамастан, барлык агросәнәгать комплексларына да финанс ярдәм күрсәтеләчәк.
Быел бөртекле һәм техник культуралар чәчелә торган авыл хуҗалыгы кырлары мәйданнарын тәгаенләү эше алып барылды. Чәчүлек мәйданнарын кыскартмаган товар җитештерүчеләр иң күп суммага ия булачак имеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа