Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районында язгы кыр эшләре төгәлләнеп килә

Әлмәт районында язгы кыр эшләре төгәлләнеп килә. Бу хакта район башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте.

Язгы культуралар 43 мең гектарда чәчелгән.

«Аграрийлар алдында кыска вакыт эчендә кукуруз, азык катнашмалары һәм башка берьеллык үләннәр кебек азык культураларын чәчүне төгәлләү бурычы тора”, - дигән район башлыгы.

Тимур Нагуманов билгеләп үткәнчә, «Яшелчә үзәне»ндә актив эш алып барыла. Фермерлар үз кырларында ак күчәнле кәбестә үсентеләрен утырта. Якын арада брокколи, Пекин кәбестәсе һәм төсле кәбестәне дә утырту планлаштырыла.

Чәчүлекләрне вакытында тәмамлыйбыз, ди Тимур Нагуманов.

 

 

Фото:https://www.instagram.com/nagumanovtd/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса