Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Яшелчәчелек тырышлык сорый

Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар бүгенге көндә терлек азыгы әзерләү белән мәшгуль.

Башкарма комитетның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 12 сентябрьгә биргән мәгълүматларына караганда, район буенча силоска кукуруз 3777 тонна, печән 24263, салам 39465 тонна әзерләп куелган. 100094 тонна сенаж салынган, силос - 44269 тонна. Күрсәткечләргә караганда, бу бер мал башына 38,9 центнерлап шартлы берәмлек азык туры килә дигән сүз.
Быел районның берничә хуҗалыгы яшелчәчелек белән дә шөгыльләнеп, үз басуларында матур гына уңыш үстерделәр. Язгы чорда район кырларында 190 гектарлап бәрәңге утыртылды. Шуның 120 гектары ясалма сугарылды. Аерым алганда, "Союз-Агро"50 гектарлап, "Кичүчат" хуҗалыгы 4 гектарлап, "Юлбарс" фермерлык хуҗалыгы 25 гектарлап, фермерлар В.А.Григорьев 50 гектарлап, В.И.Яшанин 35 гектар, И.М. Хәйдәров 6 гектарлап һәм Петров 7 гектарлап бәрәңге утыртканнар иде. Бәрәңгедән тыш кишер, кызыл чөгендер һәм кәбестә үстерүчеләр дә бар. Мисал өчен, кишер культурасы барлыгы 36 гектар мәйданда чәчелгән. Шуның 25 гектары "Семена" җәмгыятенә, 5 гектары Григорьевның фермер- лык хуҗалыгына, 4 гектары Хәйдәровныкына һәм тагын 2 гектары Низамовныкына туры килә. Район буенча кызыл чөгендер 9 гектар мәйданны биләп тора. Шуны билгеләп узарга кирәк, яшелчәчелек тармагы аеруча зур тырышлыкны, өзлексез тәр-бияләүне таләп итә торган тармак. Нәдер авыл җирлеге биләмәләрендә чөгендер, кишер һәм бәрәңге үстерү белән мәшгуль булган фермер Илгиз Могыйн улы Хәйдәров быелгы уңышның мул булуын әйтеп китте.
- Икмәкне һәм башка бөртеклеләрне үстерергә өйрәндек, ә менә яшелчәчелек өлкәсендә уйланылып бетмәгән нәрсәләр күп әле. Иң беренче чиратта булган уңышны сату һәм аны саклау мәсьәләсе кабыргасы белән алга килеп баса. Шулай да еллар дәвамында әлеге проблемадан чыгу юллары табылыр, бар да җайланыр дип ышанып каласы килә. Яңадан яшелчә базаларын торгызу зарурлыгы арта. Үстерелгән яшелчәләр белән быел Нәдер мәктәбен дә 100 процент тәэмин итә- чәкмен. Укучылар гел ярдәм итеп тордылар, зур рәхмәт аларга. Ә сату мәсьәләсенә килгәндә, аның үзенчәлекле яклары бар. Бу шушы тармак белән шөгыльләнүче барлык фермерларга да хастыр, мөгаен. Бүгенге көндәге яшелчә бәяләре яшел-чәләргә түгелгән хезмәтне һәм финанс чыгымнарын аклап җиткерми. Ләкин шуңа да карамастан яшелчә үстерү белән шөгыльләнүне дәвам иттерәчәкмен. Үз җиребездә үскән яшелчәләр белән тукланып, хезмәтне бәрәкәтен күреп яшәргә язсын, - диде ул.
Бу бик дөрес әйтелгән сүзләр һәм алар белән килешми мөмкин түгел. Тиздән көзге ярминкәләр башлануын исәпкә алсак, Әлмәт фермерлары да анда актив катнашырлар дип ышанып каласы килә.
Р.Исмәгыйлева. Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X