Урак өсте дәвам итә, бөртеклеләрнең 30 процентын җыясы калды.
Игенчеләр алдында урып-җыю эшләрен тизрәк тәмамлау бурычы тора.
Байтак кына хуҗалыкның биш-алты көнлек эше калып бара. Тик чәчү тәмамлангач кирәк булып та, зарыктырган яңгыр хәзер эшкә аяк чалырга маташа. Бүген район кырларында башкарылган эш 70 процент тәшкил итә. Уңыш бирүчәнлек бераз арта төште һәм ул хәзерге вакытта гектарыннан уртача 20 центнер тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа