Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстанның алты районында саранча личинкалары табылган

Татарстанның алты районында саранча личинкалары табылган. Корткычларның актив үсеш алуына, яңгыр һәм боз явуы комачаулаган.

Саранча личинкалары республиканың Әлки, Баулы, Зәй, Мөслим, Тәтеш һәм Ютазы районнарында табылган. Тәтеш районында корткыч личинкалары ике ел эшкәртелмәгән, үлән куе үскән кырда табылган. Саранчалар андый урыннарны бигрәк тә үз итә.

Бу районнарда белгечләр һәр квадрат метрда 1-21 личинкага тап булган, ә 5 личинканың куркыныч тудыруы билгеле. Әгәр Татарстанда коры һәм эссе һава шартлары хөкем сөрсә, корткычлар актив үсеш алачак, дип билги белгечләр.

Интертат.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса