Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда лейкозлы сыерларны сәламәт малга алыштырачаклар

Аның өчен республика бюджетыннан 30 млн сум каралган.

Шәхси хуҗалыкларда лейкоз авыруын булдырмый калу һәм сыерларның баш санын арттыру максатыннан, быел республикада лейкозлы сыерларны сәламәт малга алыштырачаклар. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов Авыл хуҗалыгын үстерү программасын гамәлгә ашыруны контрольдә тоту комиссиясе утырышында әйтте.

"Авыру терлекне тапшыру белән бәйле чыгымнар компенсацияләнәчәк. Аның өчен республика бюджетыннан 30 млн сум акча бүлеп биреләчәк. Бу чаралар йогышлы авырулар йоктыруны 2021 елга кадәр 0,5-1,5 процентка киметер һәм маллар санын саклап калырга ярдәм итәчәк", - диде ул.

Ришат Хәбипов әйтүенчә, узган елның көзендә шәхси ярдәмче хуҗалыкларда асрала торган биш мең баш терлектә лейкоз авыруы ачыкланган.

 

Фото: архив/Салават Камалетдинов

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса