Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда бердәм авыл хуҗалыгы хайваннары учетын үткәрү ниятләнә

Электрон индентификация махсус чиплар ярдәмендә башкарыла


Татарстанда бердәм авыл хуҗалыгы хайваннары учетын үткәрү планлаштырыла. Электрон индентификация махсус чиплар ярдәмендә башкарыла. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының терлекчелек тармакларын үстерү бүлеге җитәкчесе Сергей Чурин белдерде.
Аның сүзләренә караганда, бу юнәлештә узган ел эш башланган. Мөгезле эре терлеккә беркетелгән һәр чип мизгел өчендә билгеле вакыт дәвамында терлекнең продуктлыгын, аның нәселен белү мөмкинлеге бирә. Хәтта бу терлекнең "ата-анасы" хакында да мәгълүмат бар.
Якын арада Татарстанда электрон индентификация буенча эш дәвам итәчәк. 800 мең баш мөгезле эре терлек чиплы булачак. Мөгаен, бердәм учет авыл хуҗалыгы хайваннарының башка төрләре өчен дә гамәлгә керәчәк, дип хәбәр итә "Татар-информ".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250