Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда агрокластер булдырмакчылар

Бу хакта республика премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

- «Татарстан 2030» стратегиясе кысаларында эшләнгән «Татарстан Республикасының игенчелек тармагын кластер ысулы белән 2020 елга кадәр үстерү программасы» проектында конкуренциягә сәләтле агрокластер булдыру күздә тотыла, - диде Марат Готович мунииңпалитетлар белән оештырырлган видеобрифинг барышында.
2016 елда без үсемлекчелек продукциясен җитештерүнең күләмнәрен һәм сыйфатын арттыру бурычын куябыз, дип билгеләп үтте министр.
Бу максатка ирешү өчен ашлык кукурузын, рапс, көнбагыш һәм шикәр чөгендерен чәчү мәйданнарын арттыру планлаштырыла.

Узган елда республикада 3,5 млн. тонна ашлык, 2 млн. тонна шикәр чөгендере җыелган, 1,7 млн. тонна азык әзерләнгән, 1756 мең тонна сөт савылган, 488 мең тонна ит җитештерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса