Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстанда 2017 елга караганда азык продуктларын җитештерү 3,3 процентка арткан

Татарстан районнарында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерә торган 18 агросәнгать паркы төзү планлаштырыла.

Татарстанда 2017 ел белән чагыштырганда азык продуктларын җитештерү күләме 3,3 процентка арткан. Бу турыда республикакүләм күңәшмәдә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов әйткән, дип хәбәр итә ТР Хөкүмәте матбугат хезмәте.

“Эшкәртә торган предприятиеләрне чимал белән тәэмин итүдә проблема юк. Шул ук вакытта авыл хуҗалыгы продукциясенең шактый өлешен республикадан читкә җибәрәбез һәм тармакның үсеш резервлары зур”, - диде Николай Титов.

Казан сөт комбинаты һәм Саба сөт комбинаты эшкәртү күләмнәрен арттырдылар. Моннан тыш, соңгысы ике төрле яңа сыр чыгара башлады. Биектау районында “Касымовский” сөт комбинаты киләсе елның февралендә эремчек җитештерә башлый.

Республика авыл хуҗалыгы кооперативларында һәм хуҗалыкларында 20 дән артык сөт эшкәртү цехлары булачак.

“Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы республикада җитештерелә торган бөтен сөтне диярлек үзебездә эшкәртү бурычын куя” – диде министрның беренче урынбасары.

"Казан” агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы продукциясен эшкәртү күләме арттырыла. Анда икмәк һәм икмәк-күмәч эшләнмәләре, ит ризыклары һәм үрдәк итеннән ярымфабрикатлар, әзер төшке аш, балык ризыклары производстволары эшли.

Николай Титов сүзләренчә, Татарстан районнарында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерә торган 18 агросәнгать паркын төзү планлаштырыла.

 

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса