Татарстанда 194,0 мең га мәйданда бөртекле һәм кузаклы культуралар суктырылган
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматларыннан күренгәнчә, республикада бөртекле һәм кузаклы культуралар 194,0 мең га мәйданда суктырылган.
Республика районнарында көзге арыш - 80,3 мең га, көзге бодай - 103,5 мең га, арпа - 1,9 мең га, борчак 6,1 мең га мәйданда җыелган. Буа, Әлки, Нурлат, Спас муниципаль районнарында ашлык иң күп мәйданда суктырылган.
Республика буенча 454,6 мең тонна ашлык җыелган. Көзге бодай - 252,6 мең тонна, көзге арыш - 183,7 мең тонна, арпа - 4,0 мең тонна, борчак - 10,3 тонна.
Татарстан аграрчылары тарафыннан 223,6 мең га мәйданда берьеллык һәм катнаш азык җыелгане. Бу - фаразланганнан 79 % тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа