Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстан Республикасында «Сәламәтлек» XI авыл Спартакиадасы башланды

Агымдагы елның 6 февралендә Татарстан Республикасының «Сәламәтлек» XI авыл Спартакиадасы башланды.


Спартакиада Татарстан Республикасы «Уныш» физкультура-спорт җәмгыяте тарафыннан үткәрелә.

2014 ел Спартакиадасы программасына спортның 14 төре буенча ярышлар керде: ирләр командалары арасында волейбол, билбау көрәше, спорт гаиләләре ярышлары, хатын-кызлар командалары арасында волейбол, армрестлинг, шашка, җиңел атлетика, берничә сорт төрен үз эченә алган туристик ярыш, бадминтон, шахмат, ирләр командалары арасында кече-футбол, өстәл теннисы, ирләр командалары арасында баскетбол, чаңгы ярышлары.

Спартакиада программасы ярышлары республиканың аерым чемпионатлары буларак ике этапта уздырыла.

Беренче этап республика авыл районнарының предприятиеләре, оешмалары, учреждениеләре коллективлары командалары арасында үткәрелә.

Икенче этапта Спартакиада программасы нигезендә финал ярышлары, спортның аерым төрләре буенча чемпионатлар уздырыла.

Финал ярышларында Татарстан Республикасының 43 муниципаль районыннан командалар катнашачак һәм аларда 3500гә якын кеше катнашыр дип көтелә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250