Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Татарстан аграрийлары язгы кыр эшләренә әзерләнә

Соңгы елларда югары уңыш бирә торган рапс, горчица, соя, көнбагыш кебек югарымаржиналь культуралар чәчү мәйданнарын арттыру күздә тотыла.

Бүгенге көндә республика аграрийлары язгы кыр эшләрен уңышлы оештыру өчен җитди әзерлек эшләре алып баралар. Узган елгы эшләргә анализ ясала, эш планнары эшләнә һәм өстәмә рәвештә чәчүлек мәйданнарының структурасы төгәлләштерелә. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. 

2019 елда чәчүлекләр мәйданы 2,8 млн гектардан артыграк була, шулардан бөртеклеләр - 540 мең га, бөртекле сабан культуралары - 1,0 млн. га, техник культуралар - 380 мең га һәм азык культуралары 1,0 млн гектарга якын. Сабан культуралары чәчүе 1,8 млн га мәйданда башкарылачак.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында республика авыл хуҗалыгы җирләренең сыйфатын һәм уңдырышлылыгын арттыруга аерым игътибар бирелә. Шуңа күрә быел пар җирләренең мәйданы 350 мең гектардан артык каралган. Шуның 50 проценттан артыграгында сидераль культуралар чәчү планлаштырыла.

Соңгы елларда шулай ук югары уңыш бирә торган рапс, горчица, соя, көнбагыш кебек югарымаржиналь культуралар чәчү мәйданнарын арттыру күздә тотыла. 

 

Фото: agro.tatarstan.ru

 https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса