Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Ремонтка керешер чак

Авыл хуҗалыгы тармагында җаваплы чор - машина-тракторлар һәм тагылма агрегатларны ремонтлау башланды.

Хуҗалыклар ремонт белән беррәттән техникага дефектовка үткәрү, запас частьлар кайтартуга да керештеләр. Тагылма җир эшкәртү, чәчү, тырмалау агрегатлары - барысы чистартылып, гараж-остаханәләргә кертеп урнаштырылды. Авыл хуҗалыгы техникасын саклау аны эксплуатацияләүдә әһәмиятле шартларның берсе булып тора. Бу уңайдан ел да республика белгечләре катнашындагы эшче комиссия авыл хуҗалыгы техникасын саклауга куюны, машина-трактор парк-лары территорияләрендә тәртип урнаштыруны һәм объектларның көзге-кышкы техниканы ремонтлауга әзерлеген, куркынычсыз һәм уңайлы эш шартларын тәэмин итүне тикшереп, бәяләп килә. Әлмәт районы хуҗалыклары ел да бу тикшерүне уңай уза һәм быел да сынатмаслар дип ышанабыз. 

Бүгенге көндә район хуҗалыкларында 400 берәмлеккә якын трактор исәпләнә, шуларның 20 дән артыгы чит илнеке, 43 берәмлеге энергетик яктан куәтле, бөртеклеләрне җыю комбайннары - 95 берәмлек, тагын 31 комбайн терлек азыгы җыю өчен кулланыла. 112 культиватор, 31 чәчү комплексы, 135 универсаль чәчкеч бар. 

Быел күп кенә хуҗалыклар зурдан кубып техникаларын яңартырга өлгергәннәр. Мисал өчен, «Чагылтау» өстәмә ике берәмлек трактор, шәхси эшмәкәр М.З. Шәйдуллин һәм фермер Э.Н. Рафиков Lovol, Zoomlion техникалы булган. Аграрийлар Кытай тракторларының, төягечләренең басуларда җиңел һәм җитез эшлә-веннән канәгать булуларын белдергәннәр. Үзебездә җитештерелгән техника аеруча чыдамлы булуы белән аерылып тора икән. Шуңа күрә дә «Васильевка» хуҗалыгы МТЗ-1221 тракторын кайтартуга өстенлек биргән. «Татнефть» программасы кысаларында «Союз-Агро» һәм КФХ Рафиков К-743 тракторлы була алган. 

- Хуҗалыкларда техникага кытлык юк. Агымдагы елның декабренә кадәр техник паркның яртысына ремонт үткәрү планлаштырыла, шул ук вакытта калган машиналар һәм агрегатлар консервацияләүгә куелырга тиеш. Әлбәттә, хуҗалыклардагы машина-транспорт паркы мастерскойлары мәйданы барысын да берьюлы төзекләндерергә мөмкинлек бирми. Шуңа күрә график буенча беренче эш итеп мастерскойга ремонт таләп итүче чәчкечләр, культиваторлар, дисклы тырмалар кертелә. Запчастьлар кайтартуда өзеклекләр юк. Техниканың яңа һәм заманча булуы да ремонт барышын шактый җиңеләйтә. Механизаторлар, ремонтчылар җитешсезлекләрне вакытында төзәтергә тырышалар. Техника ремонтлау өчен барлык хуҗалыкларның да урыннары көйләнгән. Авылда техника бик кадерле бит. Ул ватылдымы - эш туктала. Фермаларда да техника бик соралган. Кышын инде әйтеп торасы да юк. Район механизаторлары, ремонтчылары үз эшләрен беләләр. Ә хуҗалыкларның техникаларын ни дәрәҗәдә кышкы ремонтка һәм саклауга куюларын һичшиксез республика белгечләре бәяләячәк, - дип ассызыклады авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев.

РЕЗЕДА ИСМӘГЫЙЛЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса