Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Нәтиҗә ясар чак

Бөртеклеләрне җыю белән беррәттән авыл хезмәтчәннәре терлек азыгы әзерләү белән дә мәшгуль булдылар. Узган елгы кышлату чорында бу уңайдан зур кыенлыклар кичерергә туры килүен исәпкә алып, малларга азыкны җәйге һәм көзге чорда мулдан әзерләп калдыру бурычы куелды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең 6 сентябрьгә биргән мәгълүматларына караганда, район буенча силоска кукуруз 3777 тонна күләмендә, печән 24263 тонна әзерләнгән, 100094 тонна сенаж салынган. Силос - 40629 тонна, салам - 37315 тонна. Гомумән алганда, бер баш малга 36,8 центнер азык берәмлеге туры килә. Күп кенә хуҗалыклар бәрәңге ала башлаячаклар. Димәк, быел көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә үзебезнең җир- лектә үскән бәрәңгене сатып алачакбыз. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры М.Г.Әхмәтов билгеләп узганча, мелиорация программасы буенча 6 мең гектар мәйданда сугарылган җирләрнең гектарыннан 300-500 центнерлап уңыш җыелыр дип көтелә.
Хуҗалыкларда бүген иң мөһим эшләрнең берсе булып җир эшкәртү тора. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру бүлеге биргән мәгълүматларга караганда, район буенча эшкәртелергә тиешле 52729 гектар җирнең 16490 гектарында туфракны өстән эшкәртү башкарылган инде. Сөрү-ле катламны тирәнәйтү 8630 гектар мәйданда башкарылган. Гомумән алганда 25110 гектар мәйданда җир эшкәртелгән. Бу 47,6 процент эш башкарылган дигән сүз.
Терлек азыгы әзерләү барышында алдынгы механизаторлар да билгеле булган. Токарликов исемендәге ААҖдән Ф.Хәйруллин, Н.Трофимов, "Чулпан"нан Р.Заһи- дуллин, "Клементейкино"дан Н.Уливанов, Б.Оси- пов кебек фидакарь хезмәт ияләренең эшчәнлегенә югары бәя бирелгән. Шулай да "РАЦИН" предприятиесе һәм "Татагролизинг" ААҖ алдында булган бурычла- рын ашлык белән тапшыру буенча ТР Президен- тының күрсәтмәсен үтә- мәүчеләр районда бар әле. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе биргән мәгълүматларга караганда, болар - "Тургай", "Яңа Михайловка", "Новотроицк-Агро", "Рубин" җәмгыятьләре, В.И.Краснов, З.Х.Маннанов, Г.Г.Архипова фермер хуҗалыклары, ИП Р.А.Сәгыйдуллин.
Р.ИСМӘГЫЙЛЕВА.
Автор фотосы.
«Чулпан» хуҗалыгының кукуруз басуында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X