Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

НАШАТЫР СПИРТЫ-ҮСЕМЛЕКЛӘРНЕ САКЛАУЧЫ

Аммиак эремәсе бакчачылар тормышын шактый җиңеләйтә.

Утырткан суганның очы агаруын я саргаюын сизеп алдыгызмы?. Ул сезгә сигнал бирә - азот җитмәү ачлыгын кичерә. Аны нашатыр спирт эремәсе белән тукландырырга кирәк. Чиләктә 10 литр суда 3 аш кашыгы нашатыр салып бутагыз һәм кич белән суган түтәлләренә сибегез. Мондый көчле эремә тукландырып кына калмый, суган чебенен дә куркытачак.

Аммиак эремәсе бакча культураларын төрле корткычлардан һәм авырулардан саклавы белән бакчачылар тормышын шактый җиңеләйтергә мөмкин икән. Моннан тыш, әлеге эремәле су үсемлекләр үсеше өчен файдалы һәм өстәмә тукландыру өчен кулланыла дип санала. ⠀

АММИАК ПАРЫНА СИЗГЕР КОРТКЫЧЛАР:⠀

1. Яшерен аучы - суган һәм сарымсак утыртмаларына җитди зыян китерә торган озын борынлы коңгыз. Бу корткычны куркыту өчен, сарымсак яки суган түтәлләренә нашатыр спирт эремәсе (25 мл) сибәргә кирәк. Мондый процедураны 7-8 көнгә бер тапкыр үткәрергә кирәк.⠀ 

2. Үлән бете күп кенә агач һәм куакларда яшеллекне тулысынча диярлек юкка чыгарырга сәләтле. Бу корткычлардан шушы эремә ярдәмендә арынырга була-чиләккә 50 мл нашатыр спирты һәм табигый сабын кисәгенең чиреге алына (яхшы сылану өчен). Нашатыр үсемлекләр өчен тамырдан тыш азот белән туклану кебек кабул ителә, ә менә үлән бете аннан үлә. ⠀

3. Кишер һәм суган чебеннәре - суган һәм кишер уңышын тулысынча юкка чыгарырга мөмкин. Әлеге зарарлы бөҗәкләргә каршы көрәшнең нәтиҗәле ысулларының берсе булып, яшелчә утыртмаларына нашатыр эремәле су сибү тора (10 литр суга 2 мл спирт). ⠀

4. Җирнең яңа участокларында яшәүче күп санлы проволочниклар үсеп килүче помидорларга зыян сала. Томат үсентеләрен утыртканда һәр казылган чокырга нашатыр спиртының аз микъдарда йомшак эремәсен кертергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса