Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Медиаторлар эшкә керешә

Татарстанның агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре озакламый теге яки бу мәсьәләләрне судка җиткермичә генә, тыныч юл белән хәл итү мөмкинлеге алачак.


Кичә Татарстан агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында медиаторларның беренче төркеме чыгарылышы булды. Институт ректоры Сәлимҗан Шәрипов әйтүенчә, соңгы вакытларда республикабызның авыл хуҗалыгы комплексында күп кенә бәхәсле мәсьәләләр чыгып тора. Бигрәк тә финанс мәсьәләсендә аңлашылмаучанлыклар күп. Әйтик, авыл хуҗалыгы предприятиесе банктан ссуда ала, әмма корылык аркасында уңышның начар булуы сәбәпле, бурычын килешүдә күрсәтелгән вакытта түли алмый. Шулай ук агросәнәгать предприятиеләре арасында да бәхәсле мәсьәләләр еш булып тора. Мәсәлән, бер авыл хуҗалыгы предприятиесе икенчесеннән уңыш җыю вакытында техника сорап тора, әмма вакытында кире кайтармый. Медиатор һөнәре бәхәстә катнашучылар арасында үзара аңлашу булдыруга юнәлдерелгән. Әлеге һөнәр иясе килеп туган проблеманы суд тикшерүеннән, прокурордан башка гына, тыныч юл белән хәл итәргә тиеш.

"Ватаным Татарстан"

Фото Интернеттан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250