Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Марат Җәббаров: “Сөт һәм ит терлекчелеге нәтиҗәлелеген терлек азыгы үзәкләреннән башка тәэмин итеп булмый”

Татарстанда терлек азыгы үзәкләрен гамәлгә кертү турында ТР Хөкүмәт йортында узган киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры урынбасары - ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сөйләде.

Муниципаль районнар белән видеоконференция режимындагы киңәшмәне Татарстан Президенты уздырды.

“Сөт һәм ит терлекчелеге нәтиҗәлелеген терлек азыгы үзәкләреннән башка тәэмин итеп булмый. Республикада шундый 13 заманча үзәк эшли. Терлек азыгы цехын программа продуктлары белән тәэмин итү тулы рационлы, балансланган микроэлементлар белән азык әзерләү мөмкинлеге бирә. Шуның хисабына туклану яхшыра, терлекчелекнең продуктлылыгы арта”, - дип җиткергән Марат Җәббаров.

Ул шулай ук Түбән Каманың “Кармалы” агрофирмасын мисал итеп китерә. Анда терлек азыгы үзәген гамәлгә кертү терлек азыгын экономияләү, техниканы азат итү хисабына елына 16 млн сумга кадәр экономияләргә һәм сөтне 400 тоннага кадәр, итне 111 тоннага кадәр арттыру мөмкинлеге биргән. Азык үзәгенең чыгымын каплау нибары 3 ай тәшкил иткән.
“Татарстан - ул сөт җитештерүче республика. Алга таба үсү өчен бөтен җирдә дә терлек азыгы цехларын кертү кирәк. 27 баш терлеккә исәпләнгән яңа төзелүче 20 сөтчелек комплексларында алар булырга тиеш”, - дип билгеләп үткән Марат Җәббаров.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса