Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәттән комбайнер кыз республика конкурсында егетләрне дә уздырды

Әлмәт районы Бишмунча авылыннан Миләүшә Мостафина һәр ел саен үткәрелә торган яшь комбайнерларның «Хезмәт кешесен данлыйбыз» республика конкурсында катнашты.

Әлеге конкурсның беренче этабы урак өсте чорында муниципаль районнарда узган иде. Ә менә йомгаклау этабы исә практик һәм теоретик өлешләрдән торды. Әлмәт кызына әлеге ярышта җиңү яулау бәхете тәтемәсә дә, аның уңышлары игътибарга лаек. Ул ярышларның практик өлешендә иң зур нәтиҗә күрсәтте. Лениногорск нефть техникумы студенты Миләүшә 3 сыйныфтан ук механизатор әтисенең ярдәмчесе булып эшли. Соңрак исә ул комбайн руле артына үзе утыра.

zt16.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 250