Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәттә яңгырларның озакка сузылуы уңышка ничек тәэсир итәр?

Әлмәт районы хуҗалыкларында авырлык белән булса да урак өсте бара. Көтеп алган яңгырларның озакка сузылуы белгечләрне хафага сала.

Көзге арышны суктыруга хуҗалыклар 20 июньдә кереште. Беренчеләрдән булып басуга "Союз-Агро", "Кичүчат", "Чагылтау", "Урсала", "Первомайский" җәмгыятьләре, Заһидуллин һәм Низамов фермер хуҗалыклары чыкты.

Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Извил Габдрәкыйпов белдергәнчә, бүген агросәнәгать предприятиеләрендә урып-җыю кампаниясен вакытында башкару өчен бөтен мөмкинлекләр дә булдырылган.

- Комбайннар алдан әзерләнеп, техосмотр уздырылып куелды. Республикадан килгән комиссия аларны эшкә яраклы дип тапты. Кадрларны һәр хуҗалык үзе кайгырта. Кайсында үз белгечләре бар, кайсы читтән чакырып ала. Бу эш җайга салынган инде, бер сүз белән әйткәндә. Һәрвакыттагыча нефтьчеләребез ярдәмгә килде - чәчү чорындагы сыман белгечләрен хуҗалыкларга юллады, - ди җитәкче.

Чыннан да комбайн һәм анда эшләрлек белгеч булу бер хәл, суктырылган бөртекне ташып торырга йөк машиналары да кирәк ич әле. Мондый вакытта "Татнефть" ААҖ предприятиеләре авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен ярдәмсез калдырмый. Нефтьчеләребез менә инде ничәнче ел рәттән сезон вакытына җитәрлек дизель ягулыгын да ташламалы бәядән алырга мөмкинлек тудыра.

- Безнең районда шулай ук механикалаштырылган комбайн отрядлары бар. Бүген предприятиедәге 9 берәмлек техниканың 8 е басуда. Берсе резервта тора, - дип техника ягыннан комачау булмаганына ишарә ясады Извил Габдрәкыйпов.

Технологияләр шартлары үтәлүдә дә хилафлыклар булырга тиеш түгел - мөмкинлеге булганнар тиешле микъдарда ашламасын да керткән, җир дә дөрес эшкәртелгән. Язның "дөрес" килүе дә чәчүлек мәйданнары өчен уңай шартлар тудырып, халыкны әйбәт уңышка өндәгән иде. Тик көзге культураларның бөртекләре көч җыеп, язгы культуралар төптән тернәкләнгән мәлдә яңгырларның булмавы быел алыначак уңышка ярыйсы ук сукты. Әлмәтнең кайбер районнарында корылыктан җир дә ярыла башлаган иде хәтта. Тели торгач, яңгырлар башланды һәм әлегәчә туктаганы юк. Монысы инде авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре җилкәсенә төшкән чиратагы сынау.

- Бүген уртача уңыш гектарыннан 21 центнер тәшкил итә. Көннәр матур торганда югалтуларсыз җыярга була булуын, тик яңгырлар туктамаса булган уңышны да югалтырга мөмкинбез, - дип борчылуын белдерде идарә начальнигы.

Бүген районда 300 ????га мәйданда 600 ????тонна ипи суктырылган. Көзге арыштан соң бодай, аннары чират арпага җитәчәк. Әлегә җыелган ипинең дымлылыгы 18-23 %. Тора-бара бу күрсәткеч артырга да мөмкин. Хуҗалыкларда эшне кулдан килгәнчә тиз тотарга ниятлиләр. Басуда эшләүчеләргә төшке аш пешереп илтү оештырылган, урылган ипи саламын да җыеп бару җайга салынган.

Барлыгы хуҗалыкларда 47000 га мәйданда бөртекле культура урып җыясы бар. Шуларның 5800 га көзге арыш, 22600 га көзге һәм язгы бодай, 13000 га арпа тәшкил итә.

Рәдифә НОГМАНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса