Әлмәттә урак өсте тәмамланды
Әлмәт районында бөртекле культураларны урып-җыю төгәлләнде дисәң дә була.Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 45400 гектардан җыеп алынган бодай, арыш, арпа, солының уртача уңышы 19 центнер чамасы тәшкил итә.
Бүген хуҗалык басуларында 1500 гектар кукуруз, "Союз-Агро" җәмгыяте кырларында 1500 гектарда орлыкка дип үстерелгән көнбагыш культурасы гына калып бара. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре гомуми мәйданның 40 % ын эшкәртеп тә өлгергән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа