Әлмәттә урак өсте дәвам итә
Республикада 645,8 мең га мәйданда, ягъни барлык мәйданның 41 процентында ашлык суктырылган.
Уҗым бодае 229,8 мең га ( 93%), уҗым арышы 228,6 мең га (94%), тары 116,2 мең га (28 %), борчак 36,6 мең га (67%) мәйданда суктырылган. Барлыгы 1446,7 мең тонна ашлык суктырылган. Республика буенча уртача уңыш бирүчәнлек гектарына 22,4 центнер тәшкил итә.
Әлмәттә дә урып-җыю тулы көчкә бара. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, барлык мәйданның 36 процентында эшләр башкарылган инде. Районда уртача алганда гектарыннан 20 центнер уңыш җыела.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа