Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәттә сабанчылар бәйгесе узды

Айның бер көне ел туйдырганын истә тотып тырышкан, вакытында сөргән, чәчкән авыл халкы бүген күк йөзенә еш бага. Явармы? Чәчкән бөртеклеләр уңыш бирерме?

2010 елда хәлләрен шактый какшаткан кебек корылык быел да кабатланса, терлекләрне ничек саклап калырлар? Шул сораулар борчый аны.

Ләкин гел үк төшенкелеккә дә бирелмиләр икән. Борчу-мәшәкатьле көннәрнең берсендә механизаторлар "Васильевский" хуҗалыгы биләмәләренә сабанчылар бәйгесенә җыелып шуны раслады. Быел иң-иңнәр арасыннан осталарны 49 нчы тапкыр сайладылар.

Районның авыл хуҗалыклары һәм фермерлары карамагында 90 мең гектарга якын чәчүлек җирләре исәпләнә. Быел бөртеклеләрне 50 мең геектарга, азык культураларын 20 меңнән артык гектарда чәчкәннәр. "Татнефть" язгы кыр эшләренә ташламалы шартларда 2 мең тоннадан артык ягулык-майлау материаллары белән ярдәм иткән. Бу хакта бәйгене ачу тантанасында район башлыгы искәртте.

- Әлмәт - авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре арасында һөнәри бәйге уздыра торган бик сирәк төбәкләрнең берсе. Бүгенге чара гамәли һәм теоретик белемнәрне сынау, хезмәттәшләр белән тәҗрибә уртаклашу өчен менә дигән форсат, - диде Мәҗит Салихов ярышка старт биреп.

Бу юлы бәйгедә райондагы 25 хуҗалыкның 20 се катнашты. Араларында 35 яшькәчә механизаторлар 6 кеше. Иң өлкәненә исә 61 яшь. Әле тәүге тапкыр гына катнашучылар да, инде чарланганнары да бар.

Авыл хуҗалыгы идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты, ярышларның баш хөкемдары Сергей Тришкин билгеләп үткәнчә, быелгы бәйгенең үзенчәлеге шунда - һөнәри бәйгедә җир эшкәртү җайланмаларының тулы линейкасы: культиваторлар (Лениногорскида "Агроидея" җитештергәннәре), дискатерлар, сабаннар тәкъдим ителә.

- Техника да төрле: чит илнекеләр дә, үзебездә ясалганнары да бар. Яңалары да, искеләре дә җитәрлек. Яңа Суркинодан килгән тракторга, мисал өчен 20 "яшь", - дип ачыклык кертте баш хөкемдар. - Гомумән, район хуҗалыкларындагы техника паркының 70 проценттан артыгы тузган. Дөрес, яңарталар, ләкин теләгәнчә темплар белән түгел. Алдан взнос түләү шарты булмаган "Росагролизинг" программасы буенча 10 трактор кайтыр дип көтәбез.

Бәйгегә килгәндә, һәр конкурсантка ярты гектар мәйдан бүленгән. Эшкәртелгән кишәрлекне жюри (эшне нигездә агрономнар тикшерде) техниканың һәм җайланманың төзеклеге, эшкәртү сыйфаты, ягъни буразна яру турылыгы, сөрү тирәнлеге, җир өстенең тигезлеге, сөрү чикләре төгәллеге, сабанны җиргә кертү һәм күтәрү чикләре кебек күрсәткечләр буенча бәяләде. Җир эшкәртү ысуллары димәктән, белгечләр әйтүенчә, бу ел сөрүнең отышлы булуын дәлилли. Дым озаграк саклана, ди.

Кишәрлекләрдә эш тәмамлангач, жюри нәтиҗә ясаган арада авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре аркан тарту, гер күтәрү кебек спорт төрләрендә көч сынашты. Үзешчәннәр исә матур җырлар, дәртле биюләр белән аларга дәрт өстәп торды.

Ярыш нәтиҗәләре буенча техниканы иң яхшы әзерләүче дип Токарликов җәмгыятеннән Иван Трофимов табылды. Яшь механизаторлар арасында "Союз-Агро"дан Марсель Шәфигуллин беренче урынга чыкты. Җирне иң шәп эшкәртүче буларак "Васильевское" хуҗалыгыннан Марс Биктимеров танылды. Бәйгене ябу тантанасында 2013 ел нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгы алдынгыларына район советы һәм башкарма комитетның мактау кәгазьләре һәм рәхмәт хатлары тапшырылды. "Михайловское" хуҗалыгы механизаторы Альбин Гайфетдинов исә Россия авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ә сабанчылар бәйгесе җиңүчеләрен 13 июньдә Сабантуенда хөрмәтләячәкләр.

Ләйләгөл МИНАЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса