Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәттә көзге ярминкәләрнең урыны үзгәрә

Әлмәттә беренче көзге ярминкә 14 сентябрьгә планлаштырыла. Соңгы елларда ул "Көнбатыш капка" сәүдә үзәгендә уздырылып килсә, быел ярминкә үз урынын алыштырачак.

Бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр итә. Шулай итеп, шәһәр халкы ит-сөт продуктлары, җиләк-җимеш алу өчен Фәхретдин урамына киләчәк. Ярминкә урамның "Юлдаш" сәүдә ноктасы янында урнашкан өлешендә - Ленин һәм Тимирязев урамнары киселеше тирәсендә оештырылачак. Бу көнне, әлбәттә, Фәхретдин урамының бу өлеше ябылачак. Соңрак ярминкә шунда ук 4-5 октябрьдә оештырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса