Әлмәттә көзге ярминкәләр кайчан булыр?
Инде күп кенә төбәкләрдә көзге уңышны шәһәр халкына тәкъдим итә дә башладылар.
Бу атнада Лениногорск, Бөгелмәдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре узарга тиеш.
Әлмәттә исә алар соңрак - сентябрьнең соңгы атнасыннан башланыр дип көтелә. Әлегә төгәл урыннары билгеле түгел.
- 1 октябрь Картлар көненә ярминкәләр тулысы белән халыкны көзге мул уңыш белән сөендерә башлар дип уйлыйбыз, - диделәр район авыл хуҗалыгы идарәсендә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа