Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәттә бәрәңге белән чөгендер ишелеп уңган

Көзнең җылы һәм коры килүе бәрәңге һәм шикәр чөгендерен җыю өчен уңайлы булды.

Быел чөгендернең уңышы да шактый югары булган. Республикада татлы тамыр гектарыннан уртача 341 центнер чыккан. Кырларның 53 % ында инде чөгендер җыелып беткән. Бәрәңгене исә узган ел белән чагыштырганда 30% ка артыграк мәйданда утыртканнар иде. Аны 95% тан артык мәйданда алып бетергәннәр инде.

- Республика тарихында беренче тапкыр бәрәңгенең уңышы

гектарыннан 200 центнердан артты. Ул быел 238 центнерны тәшкил итә, - диде Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлеге министры Марат Әхмәтов. Әлмәттә дә уңыш шактый чыккан. Бәрәңге уңды дип сөенүчеләр авыл хуҗалыгы ярминкәсендә дә күп булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса