Әлмәтнең табышсыз хуҗалыкларын бюджет ярдәменнән мәхрүм итәчәкләр
Киләсе елдан башлап, Татарстанда табышсыз хуҗалыкларны бюджет ярдәменнән мәхрүм итәчәкләр. Бу хакта бүген коллегия утырышында Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.
"Республикадагы 500ләп хуҗалыкның һәр алтынчысы зыянга эшли. Андыйлар аеруча Әлмәт, Чүпрәле, Чирмешән, Кукмара, Мамадыш районнарында күп. Әлеге хуҗалык җитәкчеләренең эштән алынырга тиешлеге бәхәссез", - дип белдерде Әхмәтов үз чыгышында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа